Логотип Идель
Ачыш

WORLD SMILE DAY - БҮГЕН СМАЙЛИК КӨНЕ

Һәр елны октябрь аеның беренче җомгасында Бөтендөнья елмаюлар көне (World Smile Day) билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәмнең барлыкка килүенең төп сәбәпчесе - Харви Бэлл атлы рәссам.

Бу хәл XX гасырның 63нче елларында була: ул - Америкада яшәп иҗат итүче гади бер рәссам, аның иҗаты белән әллә ни кызыксынучы булмый, тик көннәрдән бер көнне аңа «State Mutual Life Assurance Company of America» иминиятләштерү компаниясе үзләренә берәр матур, истә кала торган символ ясату тәкъдиме белән чыга. Харви озак уйлап тормыйча, аларга без бүген барыбыз да бик яратып кулланган “смайл”ны тәкъдим итә. Заказ ясаучылар Бэллга 50 доллар гонорар түли һәм әлеге смайлик рәсеме төшерелгән түштамгалар (значоклар) ясата. Ышанасызмы-юкмы, тик смайлик шул рәвешле танылу ала!

Компания клиентларына да бу яңалык бик ошый, берничә айдан соң тагын 10 меңнән артык түштамга ясатыла!

Бик тиздән смайлик футболка, бейсболка, конверт, открытка, шырпы савытларында чыга башлый.

Бөтендөнья елмаю елмаю көне беренче тапкыр 1999 елда билгеләп үтелә. Рәссам фикеренчә, бу көн яхшы кәефкә багышланырга тиеш. Елмаю көненең төп шигаре булып «Do an act of kindness. Help one person smile» сүзләре тора, инглизчәдән тәрҗемә иткәндә ул “Яхшы эш эшлә. Бер генә булса да елмаю барлыкка килүгә үз көчеңне керт” дип тәрҗемә ителә.

Шул вакыттан бирле әлеге бәйрәм көнендә энтузиастлар тарафыннан төрле акция һәм флешмоблар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев