Логотип Идель
Ачыш

АБИТУРИЕНТЛАРГА - «ВУЗЛАР АТЛАСЫ»

Кая укырга керергә, дип баш ватучылар өчен «Яндекс» Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) белән берлектә «Вузлар атласы»н ачкан. Әлеге сервиста Россия вузларына укырга керү өчен кирәкле минималь балл, ягъни проходной баллар турында белергә мөмкин. Бу атлас абитуриентларга үзе укыячак вузны, юнәлешне сайларга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук бу сервис:


Нинди имтихан тапшырасын алдан уйлап куярга мөмкинлек бирә

Рус теле һәм математика буенча БДИларны мәҗбүри рәвештә тапшыра. Калган предметларны укучылар үзләре сайлый. Син программист булырга теләсәң, «Вузлар атласы» бу юнәлешкә нинди имтихан кирәк булачагын әйтеп бирә. Рус теле һәм математика бөтен җирдә дә кирәк, ә бу юнәлешкә өстәмә рәвештә информатика яки физика таләп ителә.

Кайвакыт нинди һөнәр сайларга белмәгән чаклар да була. Мисал өчен, син рус, инглиз телләреннән һәм тарихтан көчле. «Вузлар атласы» бу очракларда төрле вузлардагы сиңа туры килгән белгечлекләрне тәкъдим итәчәк. Бу имтиханнарны тапшырып, син лингвист, политолог, сәнгать тарихчысы була аласың.



Үз мөмкинлекләреңне сынау платформасы

«Вузлар атласы»нда уку йортларына керер өчен минималь балларны белеп була. 2017 елда бюджет һәм коммерция юнәлешләренә кергәндә, ким дигәндә, күпме балл таләп ителгәнен күрә аласың. Әлбәттә, киләсе елда минималь балларның нинди булачагын әйтүе кыен.

БДИга әзерлекне алдан башлыйлар. Укучылар башта тест биреп карый. Нәкъ менә алар имтиханда ничә балл алырга өметләнергә мөмкинлеген аңлата. Сервиста махсус калькулятор да бар. Үзеңнең якынча күпме баллга тапшырачагыңны чамалап, 2017 елда сине нинди вузларга алырга мөмкин булганнарын сөйләп бирәчәкләр.

Бөтен параметрларыңа туры килгән вузны сайлау мөмкинлеге

Вузны сайлаганда, синең теге яки бу теләкләрең дә була. Мисал өчен, хәрби кафедрасы һәм тулай торагы булган, шулай ук компьютер белгечлегенә өйрәткән, физика тапшырырга кирәк булмаган белгечлекләрне Татарстанның кайсы вузында табып булачагын да әйтеп бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев