Логотип Идель
Ачыш

ТАТАРСТАНДАГЫ ИҢ ТӘЭСИРЛЕ 8 УРЫН

Җәй килә дә, китә, ә хис-кичерешләр кала! Шуңа күрә аларны мөмкин кадәр күбрәк итеп тупларга ашыгыгыз. Моның өчен берәр җиргә бару да җитә. Чит ил генә димәгән! Казаннан әллә ни ерак китмичә дә тәэсирләнеп була икән! Димәк, җәй ахырына кадәр әлеге урыннарга барып килергә кирәк!

  1. “Кама диңгезе” пляжы


“Кама диңгезе” – Лаештагы яңа яр буе. 890 метр озынлыктагы әлеге парк-пляж дус-туганнар белән ял итү өчен менә дигән урын. Балалар өчен мәйданчык, ял итү өчен урыннар, матур табигать, тагын нәрсә кирәк инде, әйеме?



 

  1. Дендрарий ( Раифа)


Идел-Кама тыюлыгының ботаник бакчасы Казаннан 25  чакрым ераклыкта урнашкан. Саф һава сулап, табигатькә хозурланып йөрү өчен менә дигән урын инде!



 

  1. Зәңгәр күлләр


Казанда урнашканнар. Алар өчәү. Бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән. Уртача тирәнлекләре 1-3 метр, урыны белән 15-17 метрга да җитә.



 

  1. Кама Тамагы


Кама Тамагы дип исемләнгән җир һәм шул ук исемдәге бистә Кама һәм Идел кушылган урында урнашкан. Тамакның киңлеге – 40 километр.



 

  1. Диңгез күзе” күле


Татарстан белән Мари Эл чигендә урнашкан. Зөбәрҗәт төсендәге түгәрәк әлеге күлгә гашыйк булмый мөмкин түгел!



 

  1. Молоствовларның борынгы утары


Әлеге серле тарихи урын Тәтеш районында урнашкан. Барып күреп кайтыгыз әле!



 

  1. Товарищеская урамындагы дендрарий


Аңа 1948 елда нигез салына. 1981 елда уникаль урын дип билгелиләр, тик башкалабызда дендрарийның барлыгы турында сирәк кеше белә. Мәйданы зур түгел, шуңа күрә аны гадәти парк белән дә бутарга мөмкин. Ләкин биредә Казанның башка паркларында булмаган күп агачларны очратырга мөмкин, мәсәлән: карагай, скумпия, ак чыршы, сәрви агачы (акация), маньчжур чикләвеге, зелпе, спирея, алыча һ.б.



 

  1. Марал фермасы


Норлат районында урнашкан. Проектның асылы кыргый хайваннарны һәм, гомумән, табигатьне саклаудан гыйбарәт.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев