Логотип Идель
Ачыш

ТАТАРСТАНДАГЫ 6 ЭКЗОТИК ФЕРМА /КАРТА/

Син дүрт аяклы дуслар өчен үлеп китәсең. Казан зоопаркын аркылыга-буйлыга урап чыктың. Ләкин күңелдә ниндидер экзотика, яңалык көтәсең. Димәк, бүгенге язма нәкъ синең өчен. «Ялкын» Татарстандагы кызыклы урыннар белән таныштыруын дәвам итә. Бүген без экзотик фермаларны күзәтәбез. Аларның кайда урнашканын без ясаган картадан да карап була.


1. Страус фермасы


Башын комга тыгарга яратучы кошларны күрер өчен, Автстралиягә кадәр үк барырга кирәкми. Алар безнең республикада да бар!

Страус фермасында Африка страусларын һәм Австарилия эмуларын үрчетәләр. 1 гектар мәйданда 15 страус йөри. Страус – дөньядагы иң зур кош, чөнки ул 150 килограммга кадәр җитә. 190 метрлык кеше дә аның янында бик кечкенә булып күренә. Чөнки страусның озынлыгы – 2,5 метр. Тизлеге дә Совет машинасыннан ким түгел – сәгатенә 70 чакрым. Бу кошлар ризыкка да талымлы түгел: нәрсә туры килә шуны авызларына тутыралар. Металл, агач, пластик кисәкләре калмый алардан.



Әлеге кошларның йомыркаларының авырлыгы 2,5 килограммга җитә. Шундый бер страус йомыркасы 25 тавык йомыркасына тора!



Страуслардан кала, бу фермада фазан, үрдәк, каз, ат, аккош, йорт куяннары, кәҗә, сыерларны да күреп була.

Адресы: Биектау районы, Ямаширмә авылы.


Казаннан ераклыгы: 48 чакрым


Ничек барырга: Казаннан Арча шәһәренә таба барасыз.
Чепчуги торак пунктыннан соң уңга борыласыз.



2. Марал фермалары


Балык Бистәсе районында тимгелле боланнар – мараллар фермасы бар. Ул республикада кыргый табигатьне һәм хайваннар дөньясын саклау программасы буенча оештырылган.

“Кыргый ферма” дип аталган фермер хуҗалыгы бу проектны инде 2013 елдан башлап җибәргән. Ә быелның 26 маенда бу боланнарны табигатькә чыгардылар. Алар Шомбыт тыюлыгында яшәячәк. Мараллар – Кызыл китапка кертелгән хайваннар.



Адресы: Балык Бистәсе районы, Шомбыт тыюлыгы


Казаннан ераклыгы: 102 чакрым


Ничек барырга: Казаннан М7 трассасы буенча барырга (Чаллы ягына таба)







Марал фермасы Яшел Үзән районында да бар. Норлат авыл җирлегендә Балык Бистәсенекенә охшаш туристлык объекты бар. 24 гектарлы территориядә боланнардан кала, йомран, кыргый үрдәкләр, куяннар, кыр кәҗәләрен дә күреп була.

Адресы: Яшел Үзән районы, Норлат авылы


Казаннан ераклыгы: 82 чакрым


Ничек барырга: М7 трассасы буенча барганда,
Олы Ачасыр авылыннан соң сулга Норлат авылы ягына борылырга



3. Дөя фермасы


Биредә экскурсия вакытында экзотик хайваннар турында тулырак белергә була. Шулай ук дөяләргә атланып йөреп тә килергә мөмкин. Дөя шоуында бу хайваннарның артистлыкка сәләте булганлыгын да күрерсез. Монда күңелсезләнергә вакыт калмый.



Адресы: Лаеш районы Травкино авылы


Казаннан ераклыгы: 34 чакрым


Ничек барырга: Казан – Оренбург трассасы буйлап барганда,
Боровое Матюшинога таба борыласыз. Киләсе борылышта
Комлы Кавал авылы ягына кереп китәргә.
Шуннан соң – уңга (Атабай юнәлешендә).
8 чакрымнан соң Травкино авылына борылыш булачак



Шундый ук дөя фермасы Болгар шәһәрендә дә бар.


4. Балык фермасы


“Балык һәрбер сулыкта бар” дияргә ашыкма әле син! Күл күл, елга елга инде ул. Шуңа чиртсә чиртә, чиртмәсә – юк. Ә мондагы балыкның иге-чиге юк. “Игелекле мәрсин” (осетр) дип аталган ферма – Татарстандагы балык фермларының беренчесе. Биредә елына 35 тонна балык җитештерергә җыеналар.

8 сутый җирдә 6 бассейн, маймычлар өчен 3 кечкенә бассейн бар. Балык фермасы – шундый. Монда чөгә, җәен, мәрсин балыкларын үрчетәчәкләр. Аларны тәүлегенә 5 тапкыр ашаталар. Киләчәктә маймычларны Әлмәт районы сулыкларына җибәрергә җыеналар.



Адресы: Әлмәт районы Колшәрип авылы


Казаннан ераклыгы: 250 чакрым


Ничек барырга: Казан - Оренбург трассасы буенча барганда,
Әлмәт шәһәренә җитәрәк уң якта кала



5. Хаски-парк


Биредә хаски токымы, аларны ничек тәрбияләүләре турында күбрәк белә аласың. Этләрне тотып карарга, алар белән фотога да төшәргә мөмкин.



Адресы: Казан шәһәре Патрис Лумумба урамы, 47а


Ничек барырга: җәмәгать транспортлары белән яки машинада.
Мамадыш трактыннан Җиңү проспектына борылырга,
аннары – Альберт Камалиев урамына



6. Кәҗә фермасы


Кәҗәләр янында ял итеп булмый, дип уйласаң, ялгышасың. Фермага экскурсияләр дә уздыралар. Кунып калу өчен мөмкинлекләр дә бар монда.



Адресы: Саба районы Килдебәк авылы


Казаннан ераклыгы: 110 чакрым


Ничек барырга: Мамадыш трактыннан шәһәрдән чыгу ягына таба барырга,
Байлар Сабасына юнәлешенә барганда, Килдебәк авылына уңга борылырга







P.S.: Фермаларга керү бәясе бер кешегә 200 сумнан алып 1000 сумга кадәр. Шулай ук кайберләрендә башка төр хезмәтләр дә тәкъдим ителә. Мәсәлән, чатыр, беседкаларны арендага алып, чәй эчеп утырырга мөмкин. Страус йомыркаларын, хәтта үзләрен дә сатып алып була. Күбесендә түләүле экскурсияләр уздырыла. Уктан яки салкын коралдан атарга мөмкин. Этләрдә дә йөреп була.

Фермаларга барыр алдыннан, алдан шалтыратып күпме кеше киләсен хәбәр итергә кирәк. Кайбер фермаларда төшке ашка да заказ кабул итәләр. Сувенирлар да сатып алып була. Шуңа бара калсаң, сай кесә белән барма!:)

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев