Логотип Идель
Ачыш

ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ МИНИСТРЛЫ БУЛДЫ

Бүгеннән башлап, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры икегә аерылды. Әгәр Спорт министры булып министрлыкның элеккеге башлыгы Владимир Леонов калса, ә Яшьләр эшләре министры итеп Дамир Фәттахов куелды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу ике яңа вазифа турында карар чыгарды. Моңа кадәр Дамир Фәттахов Казан Башкарма комитетының беренче урынбасары вазифасын башкарган иде.
Дамир Илдус улы Фәттаховка 38 яшь. Аның балачагы Казанның Мәскәү һәм Киров районнары белән бәйле. Ул 1997 елда Казанның 122нче гимназиясен тәмамлый. Җәйләрен еш кына Аккош күле янындагы спорт лагерьларында ял итә. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнә. 1997 елда яшүсмерләр арасында каратэ буенча республика чемпионы була. Дамир Фәттахов шәп җырлый, ВИАда бас-гитара, ритм-гитара, фортепианода уйный. Мәктәпне тәмамлагач, әтисе эзләреннән китеп, Казан юридик институтына укырга керә. Шулай ук 2011 елда – «Сколково»ны, 2013 елда КФУны тәмамлый.

2003 елда Республиканың беренче Президенты Фәттаховка республика КВН командасын оештырырга куша. Нәтиҗәдә, уңышлы «Дүрт татар» КВН командасы барлыкка килә.

2005 елда Дамир Фәттахов Казан шәһәр Думасының иң яшь депутаты була.

2006 елда ул Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетын җитәкли башлый.

2009 елда Казанның Киров районы башлыгы итеп билгеләнә. Ул Киров районындагы Зур Казан Боҗрасының бер өлешен төзетә.

2010 елда Киров һәм Мәскәү районары администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. Фәттахов вакытында бу район социаль ипотека программасында катнаша башлый. 2014 елда «Салават күпере» яңа микрорайоны төзелешенә старт бирелә. «Аккош күле» урман-парк зонасын төзекләндерелә. Бишбалта бистәсенең комплекслы реновациясен башлап җибәрә. Ул идарә иткән елларда «Ярдәм» мәчете, күрмәүчеләр өчен уку-тернәкләндерү үзәге төзелә.

2013 елда Универсиаданы уздыру өчен Казан кандидатурасын алга сөрүдә дә Фәттаховның өлеше зур була.
Татарстан Эчке эшләр органнарында хезмәт иткәндә, «ЭЭМда яхшы хезмәте өчен» дигән билге
«Яшьләр эшләре органының иң яхшы җитәкчесе»
«Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен» почет билгесе
«Муниципаль идарәнең иң яхшы хезмәткәре»
Казан Мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хаты
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы медале
Татарстан Президентыннан «Нәтиҗәле эш, Казанның социаль-икътисади үсешенә һәм сәяси тотрыклылыкны тәэмин итүгә өлеш керткән өчен» Рәхмәт хаты

Дамир Фәттахов тормыш иптәше Анастасия белән өч бала үстерә. Кызы Сабина, улы Әмир спорт белән шөгыльләнә. Бу гаилә спорт ярата. Гаилә башлыгы үзе хоккейга үлеп китә. Анастасия Фәттахова исә нәфис гимнастика буенча спорт мастеры, танылган хореограф, җәмәгать эшлеклесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев