Логотип Идель
Ачыш

ТАТАРСТАН КЫРЛАРЫНДА - СМАЙЛИКЛАР!

Соңгы берничә көндә интернет Татарстан кырларындагы саламнан ясалган фигуралар турында шаулады. Комбайнчылар ясаган, диючеләр дә булды. Ялгыша күрмәгез! Аларны амбарда эшләүче яшьләр, хезмәт коллективлары ясаган икән! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә креатив иделәргә урын бар икән бит!

Ютазы районы кырларында хәзер башка районнарда булмаган нәрсәләр пәйда булган. Смайликлы һәм паровоз формасындагы салам тюкларын биредә генә күрергә була. Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриевтан чыккан бу идеяне Яссы Тугай авылында урнашкан «Уңыш» җәмгыятендә хезмәт куючылар башкарган.

4 сәгать фигура ясаганнар


– Безнең ындыр табагында студентлар, укучылар эшли. Буяулар алдык та, кырга чыгып киттек, алар саламга рәсем ясады. Ә салам тюкларын кирәкле формага китереп механизаторыбыз өеп куйды. Паровозның алдына – йолдызлар, ә арткы ягына урак һәм чүкеч ясадылар. Заманага туры китереп, яшьләр смайликлар да төшерде. Бу эшне бергәләп башкарып чыктык. Анда авылыбыз яшьләре – Уфа дәүләт нефть техник университетының 3нче курс студенты Луиза Сабитова, 10 сыйныф укучысы Арыслан Шәфигуллин, Яр Чаллы педагогика көллияте студенты Рузилә Мәҗитова катнашты, – ди Аяз Шәфигуллин.





Яшьләр саламга рәсемне иртәнге 10да төшерә башласа, көндезге 2гә фигуралар инде әзер дә була. Салам «һәйкәл»ләре тагын ике атна тирәсе кешеләрне шатландырып торачак. Тик узып баручыларның, фотога төшәм дип әлеге матурлыкны җимерә башлавы гына кызганыч! Ник без гүзәллекнең, башка кешеләрнең хезмәтен кадерли белмибез икән?! Ватуы берни түгел, ә аны яңадан торгызуы ай-һай җиңел түгел!

– Кызганыч, кешеләр фотога төшәм, дип паровозны җимерделәр. Төрле төбәк кешеләре, 20шәр машина туктап, шушы фигуралар янында фотосессия ясый иде. Без эшне тәмамлап өлгергәнче инде фотога төшә башлаучылар табылды. «Фигураларны җимермәгез!», дип язмаган идек. «Паровоз»ның кабинасына ук менә-менә фотога төшәрләр, дип кем уйлаган, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Матурлыкны тудырган яшьләр барысы да ындыр табагында эшли икән. Алар икмәкне чистартырга ярдәм итә, себерә. Луиза, Арыслан һәм Рузилә бик кызыксынып, канәгать булып хезмәт куя. Кайберләре икенче, өчене елларын эшләп уздыра икән. Хәер, хуҗалык та шатландырып тора: хезмәт хакларын атна саен түләп бара. Бер көнлек хезмәт хакы 500-700 сум була.

Матурлыкны җимермәгез!


Кызганыч, матурлыкны кайбер кешеләр тискәре итеп күрергә ярата. Шуңа да кайберәүләр инде буяулы салам ашаган сыерларның «химия»ле сөт бирәчәге турында борчыла башлаган Аяз әфәнденең моңа үз җавабы:

– Бу салам ферма хайваннары астына түшәү өчен генә кулланылачак. Хәзер сыерларга салам ашатканыбыз юк. Чөнки алар салам ашамый. Алай итеп сөт алып та булмый. Шуңа күрә халыкны тынычландырасым килә.

Башта шактый тормышка ашырып булмаслык булып тоелган бу идея чынбарлыкка әйләнгән дә куйган. Ютазы районы башлыгы да салам фигураларын үзе барып караган, яхшы бәя биргән. Ул да бу традицияне дәвам итәргә кирәклеген әйткән. Киләсе елга мондый салам «һәйкәл»ләре тагын да күбрәк булачак икән Ютазы районында. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасында бәйге уздырырга да җыеналар.

Ютазы районының Яссы Тугай авылында урнашкан «Уңыш» хуҗалыгының 2884 гектар җире бар. Урып-җыю вакытында биредә 40тан күбрәк кеше катнаша. Уртача уңыш – бер гектардан 33 центнер. Хәзерге вакытта да «Уңыш» кырларында эш кайный. Кырда – 3 комбайн, 1 ургыч, 3 машина икмәк ташый, ындыр табагында ике сменада эшлиләр.

– Сыер савучылар, көтүчеләр, комбайнчылар, ындыр табагында эшләүчеләр – бөтен кешегә эш бар. Икмәкнең 60 процентын җыеп алдык. Көзге арышларны да чәчтек. Шулай әкрен генә, матур итеп яшәп ятабыз, Аллага шөкер, – ди Аяз әфәнде.

Фигура ясап, акча отып була!


Лаеш районының Кече Елга авылыннан узганда да, саламнан ясалган арт-объектларны күрергә мөмкин. «Просто молоко-Агро» җәмгыяте директоры Гомәр Закиров тәкъдиме булган икән бу.

– Без «Просто молоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Марат Моратов белән Германиядә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булдык. Бу илдә саламнан эшләнгән иң матур фигурага конкурс игълан иткәннәрен күрдек. Бездә дә авыл халкы арасында шундый бәйге уздырабыз. Шуңа беренче урын алучы коллективка – 5000 сум, икенче урынга – 3000 сум, өченче урынга 2000 сум бирәчәкбез. Бу эшләр өчен махсус буяулар да сатып алдык, – дип аңлатты безгә Гомәр әфәнде.





Башта әлеге бәйгене мәктәп укучылары арасында үткәрергә теләгәннәр. Ләкин салам тюклары зур, тракторлар белән дә эшлисе булгач, яшьләр өчен куркыныч булыр дип, конкурсны эш коллективлары арасында игълан иткәннәр.

– Иң беренче итеп, саламнан паровозны мәктәп коллективы эшләде. Хәзерге вакытта Кече Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре сарай (замок) төзи. Шулай ук балалар бакчасы хезмәткәрләре дә бәйгедә катнаша. Бу эшкә авыл халкын да җәлеп итеп караган идек. Ләкин халык, ахрысы, беренче тапкыр уздырылганга, бик ышанып җитмәде. Авыл кешесе азрак тыйнаграк була бит. Шуңа быел бик кушылмадылар. Бәлки, киләчәктә бәйге үсеш алыр, дип ышанабыз, – дип сөйләде Кече Елга авылы җирлеге башлыгы Лилия Кыямова.

Мәктәп коллективына паровозны ясау өчен ике көн кирәк булган. Башта алар, детальләрен ясап, әзерләп куйган. Икенче көнне 1,5 сәгать эчендә паровоз әзер булган. Паровозның детальләре ДВПдан ясалып, эмаль буявы белән буялган. Ә салам эскертләренә тимерчыбык белән беркеткәннәр. Монда да паровозның өстенә менеп, "күзләренә" бераз зыян китерүчеләр табылган.

Кече Елгада конкурс җиңүчеләрен 26 августтан соң игълан итәчәкләр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев