Логотип Идель
Ачыш

"ТАРИХ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП" ЙӨРҮЧЕ "ИДЕЛ" ЯШЬЛӘРЕ

13 апрель көнне ТР Милли музеенда “Тарих эзләре буйлап” Бөтенроссия рәсем конкурсының бүләкләү тантанасы булып узды. Аны “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Быел бишенче тапкыр үткәрелгән әлеге бәйгегә 7-16 яшьлек Татарстан республикасы һәм Россия Федерациясе регионнары балаларыннан 525 эш кабул ителгән.

Жюри рәисе, галим, археолог Фаяз Хуҗин инде берничә ел “Тарих эзләре буйлап”ка килгән рәсемнәрне бәяләүдә катнаша икән: “Иң беренче, балаларның тарихны ничек күзаллауларына игътибар итәбез. Кемнәндер күчереп ясалган эшләр шунда ук төшеп кала. Рәсемнәрдә сурәтләнгән вакыйга чынбарлыкка туры киләме? Анысы да безнең өчен бик мөһим. Әлегә укучыларның татар тарихы буенча белемнәре шактый тар: күп эшләрдә Болгар, Алтун Урда һәм Казан ханлыгы, Сөембикә сурәтләнә. Монысы да начар түгел, тик киләсе елларда үз иҗатларында Кубрат, Алмыш ханнар кебек олы шәхесләрне дә искә алсалар яхшы булыр иде”.



Казанның 47 мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ярослав Михеев конкурста икенче ел рәттән катнаша икән. Узган ел икенче урын алган булса, быел беренчене алырга насыйп булган. “Милләтем буенча рус булсам да, татар халкының, бигрәк тә Казан шәһәренең тарихы белән кызыксынам. Ә рәсемемдә Сөембикәне сурәтләдем”, - ди ул.

Ә менә Сарман районыннан килгән Рания Галләмованың конкурста беренче катнашуы. Быел кызыксындыру бүләгенә ия булган кыз киләсе елга зуррак нәтиҗәләргә ирешергә өметеләнә.

[gallery link="file" size="medium" ids="25862,25864,25865"]

“Идел” яшьләр үзәге директоры Алсу Хафиз әйтүенчә, 2017 елда конкурска килгән иң яхшы эшләр Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган “Тылсымлы шарлавык” әкият китабын бизәү өчен кулланылган: “Бәйгебездә катнашучылар саны елдан-ел арта, шуңа сөнеп туймыйбыз. Бүләкләребез дә файдалы: Казанда урнашкан музейларга сәяхәт, хәзер балалар музейларга бик йөрми: йә вакыт, йә мөмкинлек юк. Ә инде кулда билет булганда алар һичшикесез барып, рәхәтләнеп ял итеп һәм үзләренә күп яңалыклар ачып кайтырлар дип уйлыйбыз”.

[gallery link="file" size="medium" ids="25866,25867,25868"]

Җиңүчеләрнең эшләре киләсе атна дәвамында, ягъни 20 апрельгә кадәр Милли музейда эленеп торачак, күргәзмәне теләгән һәркем килеп карый алачак.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев