ТАМАГОЧИ КИРЕ КАЙТА! /ВИДЕО/

1990 еллар ахырында пәйда булган Тамагочи хәзер мобиль телефоннарга кайта. Аны iOS, Android платформасында кулланып булачак.

Япониянең Bandai Namco компаниясе безгә Тамагочи легендар уенчыкны кире кайтарырга җыена. 2018 елда «My Tamagotchi Forever» дигән бушлай кушымта пәйда булачак. Смартфон һәм планшетлар өчен уйлап табылган уенда Тамагочины ашатырга, юындырырга, күңелен күрергә кирәк икән. Ул яңа дәрәҗәләргә күчә, киемнәр, ризыклар таба.

Заманча уенчык Pokemon Go кебек өстәмә чынбарлык элементлары белән. Уенны уйлап табучылар бөтен тамагочилар Таматаун дигән шәһәрдә яшәтә. Бу үз тамагочиыңны башкалары белән чагыштырырга мөмкинлек бирә икән.

[embed]https://youtu.be/FZIoTdBxA-A[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
585
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1455
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
1490
0
0