Логотип Идель
Ачыш

"ТАГЫН 5 КАЗАН КЕШЕСЕНӘ ҖИТӘКЛӘП ЙӨРТҮЧЕ ЭТ ТАПШЫРАСЫ КАЛДЫ" (видео)

Эт – кешенең тугры дусты. Ә "повадырь" этләр, ягъни күзләре начар күрчеләрне җитәкләп йөртүче акыллы җанварлар – иң җаваплы дуслар. Казан кызы Ләйсән Гәрәеваның шундый җитәкләп йөртүче эте бар. Ярла (этнең кушаматы) белән Ләйсәнне язмыш ничек кавыштырган, кемнең ярдәме тигән – "Ялкын"ның махсус репортажында.

 

Әлбәттә, әлеге этне алу өчен башта Ләйсәннәр гаиләсе Социаль иминиятләштерү фондына гариза белән мөрәҗәгать итә, Медицина-социаль экспертизага да чыгалар. Быелның апрель аенда башка кеше бер эт артыннан килә алмаган, шулай итеп, аны Ләйсәнгә тәкъдим иткәннәр. Чиратка 2017 елда баскан булсалар, 2018 елның апрелендә этле дә булалар. Социаль иминиятләштерү фондыннан юллама алып, Купавнага (Мәскәү өлкәсе) баралар. Анда Ләйсән әнисе белән бергә яшәгән, өч көннән соң аларга этне тапшырганнар. Аларны эт белән аралашырга, бергә яшәргә өйрәтәләр. Һәр көнне күнекмәләр узалар. Этнең шәһәрдә үзен ничек тотканын күрсәткәннәр. Купавнадан кайткач, Ләйсән белән эт бер-берсенә ияләшкән, өйрәнгән.  Ләйсәннең дүрт аяклы дусты белән яшәвенә дә 4 ай булган.

– Эткә ияләшүем әле һаман да дәвам итә. Чөнки кешеләр әйтүенчә, бу процесс ярты елга сузыла. Тормышыма ул килеп кергәч, барысы да җиңеләйде, кемгәдер бәйле булмый башладым. Мин этне алып, үземә кирәкле җиргә бара алам. Мисал өчен, банкка барырга кирәк булса, башта маршрутны өйрәнәм, аннары эшләремне эшләп кайтам. Элек бераз курку хисе булса, хәзер инде ул бөтенләй юк. Иң элек маршрутларны әни белән бергә өйрәнәбез. Ниндидер багана яки чүп савыты буенча ориентлашабыз. Эт тә шушы ориентирлар буенча маршрутны исендә калдыра, – ди Ләйсән.

Кыз кечкенәдән шундый эт турында хыяллана. Балалар бакчасына йөргәндә үк көн саен трамвайда җитәкләп йөртүче эт белән бер ир-атны күргән ул. Шуннан соң кызчыкта да бу теләк уяна. Нәкъ шундый эт булачагын белеп, ул башкаларга да кызыкмый.

Ләйсән Лаештагы күрмәүчеләр өчен интернат-мәктәбендә укый. Аннары музыка белән шөгыльләнә, җырлый башлый. Шуннан соң Казанга 172нче мәктәпкә күченә, параллель рәвештә 8нче музыка мәктәбендә белем ала. Курск шәһәрендәге музыкаль көллиятне 1,5 ел элек тәмамлый. Казанга кайту белән, эшкә урнашу өчен, шәһәрдә йөрергә кирәклеген аңлап, махсус рәвештә өйрәтелгән эт сорый. Аннары җитәкләп йөртүче эт турында гариза язып, махсус мәктәпләр белән элемтәгә керә.



Ләйсәннең әнисе дә Ярла турында бик җылы сүзләр сөйли. Этнең өйдә уенчыклары да бар икән.

– Ярла белән кочаклашырга, караватта минем яныма ятарга яраганын да белә. Мин аны тәмле итеп ашатам. Ләйсән нәрсә дә булса рөхсәт итмәскә мөмкин, ә мин аны һәрвакыт кичерәм. Әлбәттә, эт зур булгач аны үзеңә карату авыррак. Беренче мәлләрдә ул Ләйсәнне чын мәгънәсендә өстерәп йөртә иде. 30 килограммлы этнең көче күп. Без күрше этләре белән дә дуслашырга өлгердек. Безне хөрмәт итәләр. Әгәр без шлейка белән йөрибез икән, димәк, безнең янга бер эт тә килми дигән сүз. Чөнки этнең эшләгәнен күрәләр. Әгәр Ярла бәйдә бара икән, ул уйный ала, – ди Ләлә Әнвәр кызы.

Ярла Купавнада туып үскән. Хәзер аңа 1 яшь тә 7 ай. Аңа махсус азык ашаталар. Ул сөяк кимерергә, «Няша» дигән тозлы печенье ашарга ярата. Ә сыр өчен хәтта җанын бирергә дә әзер икән бу эт. Өйдә иң иртә торучы да Ярла икән. Элек шаулап йөрсә, хәзер бераз сабырлана төшкән. Баштарак китапларны, башмакларны чәйнәгән. Хәзер бу гадәтләреннән инде арынган. Ләйсән, Ярла исемле дусты пәйда булгач, аралашучанракка әйләнгән, борчылулары да кимегән.




Елена Гайнанова, Татарстан республикасы буенча Социаль иминиятләштерү фондының инвалид-техник тернәкләндерү чараларны тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары:

Җитәкләп йөртүче этләр сирәк күренеш түгел. Ул – мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә тернәкләндерү өчен техник чара. Ләкин аны һәркемгә дә бирмиләр. Әгәр документларда күрсәтелгән икән, ихтыяҗы булган кеше фондка гариза яза. Аннары документны Мәскәүгә җибәрәбез. Анда кешегә кирәкле этне сайлыйлар. Кеше белән эт ике атна эчендә бергә яши, бер-берсенә ияләшә. Җитәкләп йөртүче этләр белән Казанда – 5, Татарстан районнарында 8 кешене тәэмин итәсе калды. 2016 елның гыйнварыннан 2018 елның августына кадәр 6 эт тапшырдык.




Җитәкләп йөртүче этне, беренче чиратта, аны яшәтү өчен шартлар булдырган һәм күрү буенча 1нче төркем инвалидлык рәсмиләштергән кешегә бирәләр. Эт бушлай тапшырыла. Җитәкләп йөртүче эт үз хисләрен тыя белергә, сабыр, тыныч булырга, кискен тавышлардан курыкмаска, кешеләргә һәм хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга тиеш.

Мондый этләрне Мәскәү астындагы "Всероссийское ордена Трудового Красного Знамени общество слепых"  Инвалидларның гомумроссия иҗтимагый оешмасының күрмәүчеләрнең хезмәткә яраклылыгын тергезү һәм җитәкләп йөртүче этләрне әзерләүнең махсус мәктәбендә өйрәтәләр. Мондый дүрт аяклы дусларга ике бау (кыска һәм озын), паспорт, карау өчен әсбаплар бирелә, алар вакциналаштырылган һәм чиплар куелган, каты тавышлардан курыкмый торган була. Һәр эткә дәүләт тарафыннан аны карау өчен акча бүлеп бирелә. Быел ул сумма 23 522 сум 70 тиенне тәшкил итә.

https://www.youtube.com/watch?v=p-K6c3K5Pm4&feature=youtu.be

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА,


автор фотолары һәм видеосы


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев