Логотип Идель
Ачыш

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮ - ПАСПОРТ БЕЛӘН!

Ленинград өлкәсе депутатлары тарафыннан «Социаль челтәрләрне хокукый яктан көйләү» ("О правовом регулировании социальных сетей") закон проекты тәкъдим ителде. Әгәр дә мәгәр әлеге закон кабул ителә калса, 14 яшькәчә балаларга социаль челтәрләрдә үз битләрен булдыру тыелачак. 14 яшь тулганнан соң да җайлы гына Вктонтакте, Facebook һ.б. да утырам димә: теркәлү паспорт мәгълүматлары белән башкарылыр дип көтелә. Кагыйдәдән тайпылучыларга 300 меңгә кадәр штраф янаячак.

Социаль челтәрләрләрне актив кулланучы яшьләр бу турыда ни уйлый икән? Балаларны җәзалау, ирекләрен кысу буларак кабул ителмәсме әлеге канун? Әллә балачакны тоеп калу мөмкинлеге тудырумы бу?

Айзилә Батырханова, ТНВ телеканалындагы «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы:
- Әлеге мәсьәләгә карашым тискәре. Үземне балалар урынына куеп карадым әле: иртәгә социаль челтәрләргә керү мөмкинлегеңне чиклибез, дисәләр, бу минем өчен катастрофа булачак, чөнки тормышымны интернетсыз күз алдына да китерә алмыйм. 14 яшьлек бала - аңлы кеше, интернеты да булмаса, нишләсен ул? Миңа калса, бу балаларны җәзалау һәм ирекләрен кысу рәтенә керә торган канун булачак.

Олег Миняев, КФУның IT-лицее тәрбиячесе:
- Балаларга интернетны тыю дөрес түгел. Зыяны бар, тик файлалы яклары да күп аның. Үзләренә кирәк бар мәгълүматны укучылар шуннан ала. Интернетта артык куп утыра, кирәкмәгәнне карый дип уйласалар, чикләү чараларын гына табарга кирәк, контроль булырга тиеш. Закон чыкса да, чынлыкта үтәлмәячәк ул.

 

Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай), интернет-блогер:
- Әлеге канунны балаларның ирекләрен кысу дип уйламыйм. Алар, киресенчә, социаль челтәрләрдә утырып дөньяның рәхәтлеген күрми калалар. Әлегә бер кирәкле нәрсә дә юк аларга анда, алай-болай була калса, әти-әниләре күрсәтер. Үземә "иртәгә интернетка керү мөмкинлегең булмаячак" дисәләр, рәхәтләнеп йокы туйдырыр идем.

 

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:
- Әлеге күренеш сәяси вәзгыять белән бәйле, чөнки соңгы вакытта ризасызлык белдереп урамнарга чыккан яшьләр арасында мәктәп укучылары да байтак иде. Бу канунны хокук чикләү дип кабул итәм. Социаль челтәрләрдә утыруны ата-ана контрольдә тотарга тиеш. XXI гасырда баланы мәгълүматтан алу мөмкинлегеннән читләштерүне мәгънәсез дияр идем. Интернет контрольдә тотып була торган нәрсә түгел. Тулысынча ябып куйсалар гына чишеп буладыр бу мәсьәләне. Кеше барыбер керү мөмкинлеген табачак бит ул. Начар уйлар белән йөргән кешене әлеге закон тыя алмас, ә менә социаль челтәрләрне яхшы максатларда кулланучыларга киртә булачак.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев