Логотип Идель
Ачыш

СОРАВЫМ БАР!

Синең дә җавап таба алмаган сорауларың булса, YALKIN@BK.RU электрон адресы буенча "СОРАВЫМ БАР!" тамгасы белән хат язып җибәр. БЕРГӘ УЙЛАШЫЙК!

Ә бүгенге сорауларга Балтач урта мәктәбе педагогы Закирова Гүзәл Нурулла кызы җавап бирә.




Исәнмесез! Ашыйсым килми... Чыннан да килми. Әни мине көчләп ашата, нишләргә? 

Раилә, АКТАНЫШ

Раилә! Иң беренче чиратта, әниең белән уртак фикергә килергә кирәк. Аңлыйм, авыр! Ләкин эшләп булмый торган эш булмый ул. Моның өчен сезгә бергә утырып сөйләшергә һәм синең ашарга теләмәвеңнең сәбәбен ачыкларга киңәш итәм. Сиңа ул пешергән ризык ошамыймы? Кайчаннан шулай? Син кечкенәрәк чакта да бар идеме мондый проблема? Ә, бәлки, синең үзеңнең ашарга пешерү өлкәсендә экспериментлар уздырып карау теләгең бардыр? Утырып сөйләшкәндә, бер-берегезне ишетергә тырышыгыз. Бәлки, көн дә бергәләп тәмле ризыклар пешерсәгез, аппетитың да уянып китәр? Ашарга теләмәүнең төбендә сине борчыган психологик проблема, нәрсәдәндер ризасыз булу да ятарга мөмкин. Ачыклагыз ситуацияне! Һәм иң мөһим киңәш: сәбәбе нинди генә булуга карамастан, ашаудан тыелырга ярамый, чөнки үз исәнлегеңә зыян китерүең ихтимал. Сәламәтлегеңне какшатма!




Инглиз теле укытучысын яратмыйм. Дәрескә барасы килми. Укый да... Сез ни диярсез? 

Дамир, КАЗАН

Бүгенге көн белемле булуны таләп итә. Яратсаң да, яратмасаң да – уку мәҗбүри. Онытма, укытучы да – кеше, һәрбер кешедәге кебек, аңарда да яхшы һәм начар сыйфатлар бар. Бу очракта сиңа инглиз теле укытучысында бары тик яхшы сыйфатлар гына күрергә тырышып, конфликтка кермәскә өйрәнергә кирәк. Төптәнрәк уйлап кара: кайсы ягы белән ошамый ул сиңа? Бәлки, бу ошамаган сыйфатларның ник сине борчуын ачыкласаң, җиңелрәк булыр. Белем алуыңны арттыр, күбрәк укы, күбрәк шөгыльлән! Тормышта гел шулай кыенлыклар туып тора, ышан, ул безгә ошаган кешеләр җыелмасыннан гына тормый. Һәрберсенә дә ачуың килеп, үзеңә файдалы якны кайгыртмасаң, гел ризасыз булып яшәячәксең. Бер дә булмаса, өстәмә репетитор белән шөгыльләнеп кара. Уңышлар!

 




Әти-әни соравы: улым клубка чыга. Клубка чыгуына каршы түгел мин. Ләкин соңгы араларда аннан тәмәке исе килә башлады. Әйтә башласам, тавыш куба. Аны ничек тыярга?

Венера, КУКМАРА

Иң беренче чиратта, сезгә, гаиләдә тавыш чыгармыйча гына, балагызны сөйләшүгә, фикер алышуга җәлеп итәргә кирәк. Нәкъ менә шундый сөйләшүләр барышында гына аның кемнәр белән дус булуын, ниләр белән кызыксынуын һәм киләчәккә планнарын белергә мөмкин. Бу махсус көйләнеп куелган, диванга, яисә өстәл артына утырып сөйләшү булмаска да мөмкин. Әйтик, нинди дә булса уртак эш вакытында, ни беләндер шөгыльләнгәндә башлап җибәреп була әңгәмәне. Бүгенге көндә тәмәке тарту, эчү инде модада исәпләнми, шуны йомшак кына аңлатып, дәлилләр китерегез. Танылган шәхесләр дә бит эчү-тартуларын ташлый бара, әнә. Әгәр улыгыз сөйләшүгә әзер түгел икән, аның игътибарын башкалар аша җәлеп итәргә мөмкин. Мәсәлән, ул авторитет санаган кемдер аша. Конфликт хәл итми мәсьәләне, ә аңлашу – хәл итәргә мөмкин.




Иптәш кызым минем әйберләремне кире кайтармый. Сорап тора да, аннары йә оныта, йә вата... Алдалый, бирми. Нишләргә? Бирмәсәм дә уңайсызланам...

Лилия, АПАС

Лилия, хәзерге заманда ихлас, яхшы дус табу җинелләрдән түгел. Иптәш кызың белән аңлашмау нәтиҗәсендә генә дуслык мөнәсәбәтләрен өзмәскә кирәк, дип саныйм. Ә инде әйберләреңә килгәндә, аларны әйтеп, аңлатып, төрле сәбәпләр табып (мәсәлән, әни сорады, үземә кирәк иде, дип) кире алып була. Әйберләреңне кире кайтармавының да сәбәпләре төрле булырга мөмкин: аларның гаиләсендә матди яктан кыенлыклар бардыр, синең әти-әниләрең кебек теләгән әйберен алып бирмиләрдер, бәлки. Яисә аны кечкенәдән бу мәсьәләдә башкачарак тәрбияләгәннәрдер. Ул моңа гадәти күренеш итеп карарга ияләшкән булырга мөмкин. Андый темалар әле дуслык башланган гына чорда уртага салып сөйләшенми бит. Ә менә хәзер сөйләшергә – иң вакыты. Аңа үзеңнең бу сыйфатын өнәмәвеңне курыкмыйча әйт. Дус булса, сине тыңламый, сүзеңә колак салмый калмас. Бәлки, бу җиңелләрдән булмаган сөйләшү дуслыгыгызны ныгытып кына җибәрер.




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев