Логотип Идель
Ачыш

Синең нинди хокукларың бар?

Бу сорауга җавап табар өчен, Балалар хокуклары конвенциясен ачып карау да җитә. Тик «Бала хокуклар даирәсендә» конкурсында катнашучылар җавапны иҗади формада әзерләгән. Алар бу темага социаль видеороликлар төшергән. Араларында ниндиләре генә юк! Хәтта елата торганнары бар. Үзебез моңа инанып кайттык.


Бүген, 20 ноябрь, бөтен дөньяда Бала көне билгеләп үтелә. Инде 4 ел рәттән Татарстанда әлеге бәйрәмне чын безнеңчә, балалар хокукларын яклап, билгеләп үтәләр. 2014 елдан башлап, һәр елның 20 ноябрендә «Бала хокук даирәсендә» дигән бәйгенең җиңүчеләрен бүләклиләр. 2017 ел да искәрмә булмады.



«Бала хокуклар даирәсендә» социаль видеороликлар конкурсы балалар һәм 30 яшькә чаклы яшьләр арасында уздырыла. 4 ел элек без балалар хокукы турында балаларга ничек кызыклы итеп сөйләргә икән, дип уйладык. Алар безнең идеяне аңлар микән, дип тә курыктык. Ләкин куркуыбыз юкка булган. әәгәр беренче елны күп кенә районнардан 159 эш килсә, быел аларның саны 736га җитә. 3 меңнән бала быел бу иҗади эштә катнашты. Безгә, жюри әгъзаларына, җиңүчеләрне билгеләргә авыр булды, – ди Татарстандагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.


Конкурста төп бүләкне 10 видеоролик авторлары ала. Моннан тыш, 13 видеоролик махсус бүләкләргә лаек була. Әти һәм әни – һәркем өчен иң зур кыйммәткә ия булган кешеләр. Шуңа бу тема видеороликларны да уратып узмаган. Үз фикереңне белдерү темасына да күп кенә видеороликлар җибәрелгән. Сугыш темасына роликлар булмавы да жюри әгъзаларын шатландырган. Ә мөмкинлекләре чикле балаларга багышланган иҗади эшләрнең булуы, киресенчә, шатландырган. «Бөтен кешегә бер балачак» дип аталган видеоролик балаларның үзенчәлекле балалар белән бергә яши алуларына багышланган.


«Роликны кисәргә туры килде»


Казанның 120 мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Константин Курылев беренче тапкыр конкурста актер буларак катнашса, хәзер үзен режиссер, продюсер, оператор буларак сынаган. Дөресен әйтик, бәйгедә егетне приз фонды кызыксындарган. Ул әлеге бәйгегә ике видеоролик җибәргән.



Аларны төшергәндә үземне кызыксындырган проблемаларны чагылдырдым. Беренчесендә баланың фикеренә колак салырга кирәк дигән идеяне ачтым. Мисал өчен, бүген глобаль проблемаларны хәл иткәндә, безнең фикер белән кызыксынмыйлар. Әгәр киресенчә, булса, проблемалар юкка да чыгар иде. Икенчесен төшергәндә, ул 6 минутлык чыкты. Ә конкурс таләпләре буенча 2 минут кына ярый. Шуңа да күп кенә мәгълүматны, видеоны монтажлаганда, кисеп атарга туры килде. Икенче видеороликта балалар хокукларын яклый торган органнар проблемаларны күреп бетермәскә, шуңа күрә проблеманы хәл итмәскә дә мөмкин дигән фикер ята, – дип сөйләде ул «Ялкын» журналы хәбәрчесенә.


Бу видеороликны төшергәндә, Костя күп кенә сыйныфташларын җәлеп иткән. Аларны да шушы тема белән кызыксындырып җибәргән.


«Конвенцияне башыннан ахырына кадәр укыдык»


Безнең видеороликларда без Россиядә генә түгел, чит илләрдә яшәүче балаларның хокуклары турында сөйләдек. Башта лицей укучыларын еш борчыган проблемалар турында сораштыру уздырдык. Аннары дин, гаиләдә көч куллану, тел проблемасы, социаль ярдәмгә һәм медицинага хокуклы булу темаларын ачтык. Чөнки нәкъ менә алар иң популяр темалар булды да , – дип сөйли Казанның 35 лицее 10 сыйныф укучысы Карина Геппа белән 11 сыйныф укучысы Анна Ильина.




Кызлар һәм егетләр конкурска әзерләнгәндә, шактый белем дә туплаган. Балалар хокуклары турындагы конвен
цияне башыннан ахырына кадәр укып чыкканнар. Алар: «Бала – аерым шәхес, аның да үз хокуклары бар», ди алар бертавыштан. Педагог-оештыручылары Айдар Гомәров әйтүенчә, командадагы егет-кызларның кайберсе монтажны эшләсә, кемдер актер-актриса буларак катнаша. Видеороликта 5 баланың уйлап чыгарылган тарихлары бәян ителә. Һәрбер өзектән соң Балалар хокуклары турында конвенциядән өзекләр китерелә.


Булышчыларсыз булмый икән!


Әлеге конкурсны оештыруда Татарстандагы Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать булышчылары да ярдәм итә. Мондый ярдәмчеләр республикабызның һәр районында да бар. Ильмир Гарипов та – шундыйларның берсе. Шушындый булышчылар балаларга шушы конкурсның видеороликларын күрсәтеп, хокуклары турында мәгълүмат бирә, төрле уеннар, квестлар уздыра икән. Прокуратура, Тикшерү комитеты, Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия кебек органнарга да ярдәм итәләр. Районда берәр проблема булса, балалар шушы ярдәмчеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый киңәшмәләрдә Ильмир үзе катнашканы булган, анда мәсьәлә бала файдасына хәл ителә. Киләчәктә егет үзен юрист итеп күрә. Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать булышчысы булу аңа тәҗрибә бирә.



Әлеге бәйге минем өчен истәлекле. Чөнки берничә ел элек анда миңа Татарстанның Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать булышчысы таныклыгы тапшырылды. Аннары мин «Конвенция феялары» дигән видеоролик белән махсус бүләккә лаек булдым. Ул балаларның интернеттагы хокуклары турында иде, – ди Татарстандагы Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Саба районындагы җәмәгать булышчысы, Саба районы Шәмәрдан лицееның 11 сыйныф укучысы Ильмир Гарипов.


ФИКЕР:


Васил Шәйхразиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары:


Балаларны әти-әни тәрбияләргә тиеш. Кайвакыт әти-әниләрнең вакыты булмау сәбәпле, бу эш әби-бабайларга ята. Шушы конкурс аша без балаларыбызның фикерләрен, мөмкинлекләрен бөтен республикага күрсәтәбез. Алар торган район-шәһәрләрдә нинди проблемалар борчый икәнлеген күрәбез, тәкъдимнәрен дә карыйбыз. Бәйгедә цензура юк. Бу видеороликларны алар йөрәкләре аша үткәрә. «Апа-абыйлар, олылар, монда без дә бар, безне шушындый сораулар борчый, аларны эшкә алып, республиканы бергә алып барыйк дигән тәкъдим белән чыга».




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев