Логотип Идель
Ачыш

Ә СИҢА РЕКОРД КУЯРГА "СЛАБО"?

БИРЕМ

“Мин беренчерәк!” – “Юк, мин!” Әлеге фраза – балачакның гадәти юлдашы. Син дә шушындый бәхәсләр белән һәвәсләнеп, дусларыңа һаман да нидер исбатларга тырышасыңмы? Дөньяда мондый бәхәсләрне рәсми рәвештә хәл итеп, аларны теркәп баручы чыганак бар – ул да булса, Гиннесс рекордлар китабы.

СОРАУ

Аңа эләгүе авырмы һәм Китапка кергән өчен нинди бүләк бирәләр – “Ялкын” сиңа сөйләр.

ЧИШЕЛЕШ

1955 ел. ТАССР (Татарстан) җирләрендә Рәсәйдә генә түгел, ә Ауропада да иң зуры булган Куйбышев сусаклагычын булдыралар. Шушы ук елда элеккеге “Таттрансгаз” (хәзер – “Газпром трансгаз Казан”) оешмасы барлыкка килә. Әдәбият галиме, педагог һәм радио дикторы Фоат Галимуллин 7нче сыйныфны тәмамлап, күмхуҗга эшкә керә. Күренекле татар драматургы Таҗи Гыйззәт Казанда вафат була. Казах ССРы территориясендә Байконур космодромы төзелә. АКШның Анахайм шәһәрендә беренче “Диснейленд” күңел ачу паркы ачыла.

Ә Arthur Guinness, Son and Co Ltd компаниясе башкарма директоры, британияле инженер, сәнәгатьче сэр Хью Бивер башына ирланд һәм британ пабларына килүчеләрнең бәхәсләрен хәл итү өчен рекордларны теркәп бара торган махсус китап булдырырга дигән уй килә. Мәшһүр Гиннесс рекордлар китабының тарихы шулай башланып китә.

Крис Чатэвэй һәм бертуган Мак Уайртерлар әлеге фикерне күтәреп ала һәм 1955 елның 27 августында китапның беренче чыгарылышы дөнья күрә. Башлыча аңа бары тик расланган, тикшерелгән фәнни фактлар гына кертелгән, әмма соңрак төрле кешеләр тарафыннан кылына торган кыю, оригиналь һәм – әйтергә кирәк, бик еш – ахмак һәм мәгънәсез гамәлләр дә теркәлә башлаган.

Китапта барлык рекордлар да категорияләргә бүленгән әлеге вакытка барлык казанышлар да 10 төркемгә бүленгән (спорт, байлык, казанышлар, белемнәр, сәнгать һәм ММЧлар һ.б.). Аерым бер рекордларны китап вәкилләре үзләре терки, башкалары өчен үзлегеңнән тырышырга кирәк. Шул ук вакытта бөтенләй бернинди тырышлык күрсәтмичә дә китапка эләккән кешеләр бар.

Шундыйлар арасыннан, әйтик, кытайлы Лу Хаоны атарга мөмкин. Лу Хао – бүгенге көндә иң авыр бала. Туган вакытында нибары 2,6 кг гына булган сабый 3 ай вакытында кинәт авырлык җыя башлый һәм 3 яшенә инде 60 килограммнан артып китә. Хәзерге вакытта 5 яшьлек Лу Хао нинди авырлыкта – билгесез, әмма Макдоналдсның тере антирекламасы булган бу мескен сабыйның ябыгуына өмет итеп каласы килә.



Rayan Toys Review Youtube-каналы 2015 елның 16 мартында оештырылган. Хәзерге вакытка анда 13 410 654 язылучы һәм барлыгы 20 млрд. 930 млн. 283 мең 038 карау (ә, юк, инде 20 млрд. 930 млн. 283 мең 039 булды – без дә кереп карадык) – бу ХХI гасырда туган канал оештыручылар арасында рекорд. Каналдагы иң популяр видеоларның берсендә (ул ике ел элек чыккан) – 865 млн (!!!) карау. Канал йөзе, хуҗасы, баш каһарманы һәм төп тәм-том яратучысы – 7 яшьлек америкалы Райан.



Дөньяның иң акыллы баласы исемен британияле Оскар Ригли йөртә. 2 яш тә 5 ай вакытында аны дөньяның иң акыллы кешеләре керә торган Менса клубына кабул итәләр. Бу вакытта баланың IQ күрсәткече 160 була (мондый күрсәткечле шәхесләр арасыннан, әйтик, Альберт Эйнштейнны атарга була). Хәзерге вакытта малайга 5 яшь һәм ул үз белемнәрен һаман да арттыра гына бара.

Дөньяда уникаль шәхесләр бик күп анысы. Ә менә үзебезнекеләр бармы икән соң анда? Кызганычка, татарлар һәм Татарстан белән бәйле рекордлар китапта шактый аз.



Тумышы белән әтисе ягыннан татар булган данлыклы гимнастчы Алинә Кабаева 1999 елда ук Гиннесс рекордлар китабына эләгә – моңарчы әлеге спорт төрендә беркемнең дә биш тапкыр Ауропа чемпионы булганы булмаган. Бу казанышка ирешкәндә Алинәгә нибары 16 яшь була.

Ачылган гына вакытында Казан метросы дөньядагы иң кыска метро буларак китапка кертелгән була – аның башыннан ахырына кадәр 10 минут вакыт эчендә барып җитәргә мөмкин булган.

Тумышы белән Норильсктан булган татар эшкуары Митхәт Бикмәев үз акчаларына дөньядагы иң төньякта урнашкан мәчет – “Нурд-Кәмал” мәчетен төзетә.



2012 елда махсус заказ буенча җитештерелгән Коръән китабы (хәзерге вакытта Болгарда саклана) – әлеге китапның дөньядагы иң зур басмасы. Аның зурлыгы – 1,5х2 м, анда 632 бит, ул 800 кг авырлыкта. Китапның тышлыгы кыйммәтле материаллар һәм ташлар белән бизәлгән.

2013 елда Мамадыштан Камил Хисматов һәм Нургали Гобәйдуллин Халыкара гер спорты федерациясе чарасында катнашып, Гиннесс рекордлар китабына эләккәннәр. Чарада катнашучы 300 спортчы ярты сәгать буена гер күтәргәннәр.

2016 елда Чаллы кызы Альмира Хәйруллина Мәскәүдә узган “Алтын нота” Халыкара яшь һәм яшүсмер башкаручылар бәйгесендә җиңү яулап, “Дөньядагы җырны иң озак башкару” проектында катнашу хокукына ия булды.

ҖАВАП

Гиннесс рекордлар китабына эләгергә теләсәң: 1. Китапның махсус сайтында теркәл.

2. Рекордларның үзең арттырырга теләгәнен сайлап алып, махсус гариза формасын тутыр. Гариза якынча 12 атна вакыт эчендә карала. Гаризага үз рекордыңны исбатлаган видеоматериалны беркетеп җибәрергә кирәк. Бу очракта рекордны кую процедурасы түләсез диярлек (нибары 500 сум тирәсе түләү генә алына).

3. Әгәр озак көтеп торырга теләмисең, яки рекорд куелыш шартларын белмисең икән, акча түләп (800 доллар, якынча 49500 сум) гаризаны карауны (әмма рекорд теркәлүне түгел!) тизләтергә һәм компания ярдәмен алырга мөмкинсең.

4. Компания син арттырасы рекорд белән ризалашканнан соң, рекорд кую шартларын, кагыйдәләрен үз эченә алган килешү төзе. Рекорд никадәр уникальрәк – килешү төзергә мөмкинлек шулкадәр югары.

5. Компания вәкиле каршында рекордны куй.

6. Рекордны теркәгәннән соң үзеңә тиеш сертификатны ал. Котлыйм, моннан ары син – Гиннесс рекордлар китабында!

7. Һәм... Булды, дустым, сертификат, рухи канәгатьләнү һәм томанлы промо-мөмкинлекләрдән тыш, китапка эләгү бернинди дә өстенлекләр бирми.

НӘТИҖӘ

* Ноябрьнең өченче атнасының пәнҗешәмбесе – Бөтендөнья Гиннесс рекордлары китабы көне;

* Китапның беренче чыгарылышында 198 бит булган.

* Гиннесс рекордлар китабы үзе Гиннесс рекордлар китабына кергән. Аның казанышлары берничәү - иң күп сатыла торган коммерция басмасы, иң күп телләргә тәрҗемә ителгән коммерция басмасы, дөньяда иң күп сатыла торган белешмә китабы һәм дөньяда иң еш... урлана торган китап.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=qPninPeXpa4[/embed]





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев