Логотип Идель
Ачыш

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: «СӘЛӘТ»ТӘ ИКЕНЧЕ КӨН

Бүгенге көнебез гадәттәгечә иртәнге зарядкадан башланды. Төркемең белән бергә күнегүләр ясау күңеллерәк тә.

Барыбыз да «Сәләт»тәге бишенче сменаның рәсми рәвештәге ачылышында катнаштык. Бүген безгә бик күп кунаклар килде. ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» ФГБУ директоры Алисә Крюкова да әлеге тантанада катнаштылар. Без аларны бердәм булып каршыладык, бию бүләк итттек.

Кадерле кунакларыбыз да буш килмәгәннәр. Алар биргән кечкенә генә булса да истәлекле бүләкләр әле безгә "Сәләт" турында озак искә төшереп торыр. Монда алган белемнәребез дә югалмас. Алар безгә берсеннән-берсе файдалырак мастер-класслар да күрсәттеләр. «21нче гасыр лидерлары», «Кем ул лидер?», «Лидерлык нигезләре» кебек исемнәре үк кызыксындырып тора торган чараларда һәрберебез теләп катнашты.

Мин Мөбәракшин Айрат Илдус улы үткәргән «Волонтёрлык» дигән мастер-класс карадым. Үзем өчен күп мәгълүмат тупладым. Безгә ФИФА (Халыкара футбол федерациясе) турында сөйләделәр. Ничек волонтёр булырга кирәклеген дә белдек. Бу эшнең авырлыклары һәм уңай яклары турында да сөйләделәр. Һәркемнең дә волонтёр эшендә үзен сынап карыйсы килгәндер, дип уйлыйм.

Кич белән без «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенына җыелдык. Һәрбер алан тырыша-тырыша җиңәргә тырышты, үз командасы өчен җан атты. Нәтиҗәдә аланыбыз икенче урын алды.

Шулай итеп сменабызның икенче көне дә файдалы һәм күңелле узды.

Әлфинур ӘХМӘТШИНА

#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев