Логотип Идель
Ачыш

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: «СӘЛӘТ»ТӘ ӨЧЕНЧЕ КӨН

«Сәләт»тәге өченче көнебез күңелле вакыйгаларга, сюрпризларга аеруча бай булды. Иртәдән кичкә (хәтта төнгә) кадәр вакытыбыз сизелмичә узды да китте.

Әле татлы йокыдан уянырга да өлгермәгән сәлкешләр, көй-моң тавышын ишетеп, күзләрен ачтылар. Татарча җырларны тыңлый-тыңлый, юынганнан соң, иртәнге зарядка башланды. Динар һәм Сөләйман абыйларның безнең белән күнегүләр ясавы бик күңелле иде. Аннары бергәләшеп биеп тә алдык.

Көннең икенче яртысында волейбол уйнадык. Көн эссе булуга кармастан, без аны сизмәдек тә, чөнки уен мәйданчыгында аеруча кызулык көчле. Һәрбер сәлкеш үз аланы өчен җан ата. Катнашучыларны инде күптәнге дуслар кебек якын булган төркемдәшләре җиңүгә рухландырып тордылар. Мондый җанатарлар булганда җиңеп була. Ниһаять, нәтиҗәләрне игълан иттеләр: 3нче урынны Күлтәгин, икенче урынны Илкам хан алды. Ә беренче урынны лаеклы рәвештә Кубрат хан аланы яулады.

Кич белән КВН үтте. Ул да кызыклы булды. Без кичә вакытында, рәхәтләнеп, эч катканчы көлдек тә, үз аланыбыз җиңсен өчен борчылдык та. Уенда төрле-төрле номинацияләр бар иде: «Иң яхшы мәзәк», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» һәм башкалар. Кубрат хан аланы бу юлы да сынатмады – өченче урынны алды. Икенче урында – Кодрак хан, беренче урын Билге каган аланында. Гран-при иясе – Аспарух хан аланы.

Төн җитүгә карамастан, таралышасыбыз килмәсә дә, үзебезнең палаткаларыбызга кайттык. Йокларга вакыт, чөнки иртәгә тагын да күңеллерәк көн көтә безне.

Әлфинур ӘХМӘТШИНА

#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев