Логотип Идель
Ачыш

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: «СӘЛӘТ»ТӘ БЕРЕНЧЕ КӨН

VII Халыкара яшьләр уку-укыту "Cәләт" форумының 5нче сменасы 26нчы июльдә башланды. Ул лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган. Әлеге форумда катнашу бәхете миңа  да елмайды.

Менә без Биләр каласына китү өчен спорт сараена җыелдык. Форумда катнашучылар шактый күп. Кемдер дусты, сыйныфташы белән килгәнгә рәхәтләнеп сөйләшәләр, ә кайберәүләр яңа танышлары белән әңгәмә кора. Тик монда беркем дә күңелсезләнеп утырмый. Әйдаманнарыбыз, теркәлү узганнан соң ук, безне төрле кызыклы уеннарда катнашырга чакырдылар. Уйный-көлә шулай тиз генә танышып та киттек.

Күңелле булганга, Биләргә кадәр булган озын юлны да бик тиз уздык.

Менә без «Сәләт-Биләр каласы»нда.  Иң беренче алган тәэсирләрем: «Сәләт» башка лагерьлардан миллилеге белән аерылып тора.  Биредә бер-береңне хөрмәт итү, дустанә мөнәсәбәтләр ачык сизелә. Туган телебездә җырлар яңгыравы, күпчелек сәлкешләрнең саф татар телендә  сөйләшүе милли рух өсти. Бәлки шуңадыр, аланнарда ял итүчеләр бердәм һәм тату.

«Сәләт»тәге беренче көн  тиз һәм күңелле узып китте. Миңа монда  бик ошады!

Әлфинур ӘХМӘТШИНА

#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев