Логотип Идель
Ачыш

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: ОСТАЗЛАРДАН ЛАЙФХАКЛАР 

28 июнь, 2018 

Хәерле иртә, Арт форум!

Сәлкешләрнең иртәсе сәгать җидедә башланды. Тиз генә җыенып, без аланның туры таягына йөгердек!

Арт форумның беренче үзәнчелеген дә табырга өлгердем - иртән зарядка юк. Күбесе шатлана ул булмаганга, ә миңа, киресенчә, моңсу... Иртән торып биемәсәм, көне буе кәефсез йөриячәкмен. Ләкин бүген ниндидер сәер көн. Иртәдән елмаеп йөрим:)

Җыелыштан соң - иртәнге аш, ә аннан соң уку-укыту программасы башлана. Бүген без ике төркемгә бүлендек. Беренче төркем алдан кастинг уза тора, ә төштән соң остаханәләргә бара, икенче төркем - киресенчә.

Мин джазга багышланган остаханәгә бардым. Безгә ритм һәм музыкаль импровизация турында сөйләделәр, бик мавыктыргыч һәм кызык булды!

Төшке аштан соң кастинг узды. Башка катнашучыларны тыңлап утыру - чын ләззәт! Остазларыбызга үз вакытларын кызганмыйча, җаннарын биреп безне бәяләгән өчен зур рәхмәт! Аларның һәрбер киңәше - минем өчен зур этәргеч!

Ә кичке чарага - сюрприз! - "Әлиф" спектакле! Көчле рухлы тамаша өчен рәхмәт, "Сәләт"! Нүрбәк абыйның биюе карап туя алмаслык! Бик мәгънәле һәм куәтле спектакль!

Кичке чарадан соң бүгенге көн кичерешләрен шәмчектә сөйләдем дә, йокларга яттым.

Арт форумның 2 көне дә узып китте. Остазлардан киңәшләр, елмаюлар, кызыклы остаханәләр белән тулы икенче көн иде бу!

Сау бул, көндәлек! Баллы төшләр, "Сәләт"ем❤️

#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев