Логотип Идель
Ачыш

ПУШКИН ҺӘМ ТУКАЙ ЙОЛДЫЗЛЫГЫНДА

Һәр ел саен апрель аенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнен бәйрәм итәбез. Бер ай дәвамында милләт улын күкләргә чөябез, бәләкәй Апушның авыр балачагы, шагыйрьнең кыска гомере турында уфтанабыз. 26нчы апрель көнне бөтен Татарстанны гөрләтеп туган көн «уздырабыз» да шуның белән Тукаебызны тагын бер елга онытабыз.

Ни генә дисәгез дә бу сүзләрдә хаклык бар. Тиздән Габдулла Тукайның туган көне узганга бер ай булачак. Һәм, ни хикмәт, шушы бер ай буена социаль челтәрләрдә дә шагыйребез әллә ни искә алынмады, аңа багышланган мәдәни чаралар да әллә ни булмады. Әле бер генә ай узса да, тансыкка әйләнә башлады инде «Тукай чаралары». Шуңа күрә Габдулла Тукай һәм Александр Пушкин иҗатларын данлауга багышланган «А.С.Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында» дип аталган бәйгегә чакыру алгач, ике дә уйламыйча барырга булдык. Шуңа өстәп, чараның катнашучылары – безнең төп укучыларыбыз – мәктәп балалары.

Менә шундый уйлар белән 19нчы май көнне 2нче номерлы лицей-интернат ишекләрен шакыдык. Шакыдык дип әйтү дөрес булмас. Лицей ишекләре ул көнне теләгән һәркем өчен ачык иде. Лицей-интернат үз укучыларының тавышыннан гына түгел, бәйгедә катнашырга килгән йөзләгән бала тавышыннан гөрләп торды.

[gallery link="file" size="medium" ids="26752,26753,26754"]

Балалар коллективларының «А.С.Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында» республикакүләм иҗат бәйгесе быел икенче тапкыр уздырыла икән. Көннәрдән бер көнне 2.0 Казан сәләтләр университеты җитәкчелеге яшь артистларны (мәктәп укучылары) бер урынга туплау идеясе белән янып йөри башлый. Һәм менә нәтиҗәсе: инде икенче ел рәттән 2.0 Казан сәләтләр университеты һәм Казан шәһәренең сәләтле балалары өчен иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр булган сәләтле балаларны бер урынга туплап зур бәйге-бәйрәм уздыра.

Быел конкурсның килеп катнашу этабына республикабызның төрле районнарыннан 100дән артык бала килгән иде. Катнашучылар берничә сәгать дәвамында үзләренең сәнгатьле сөйләм, кече төркем һәм зур театр коллективы юнәлешендә көч сынаштылар. Балаларга сәнгать һәм театр дөньясында зур уңышларга ирешкән һәм танылып өлгергән шәхесләр – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачылар театры актрисасы Альбина Ногманова, актер һәм режиссер Раил Мөхетдинов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Алмаз Фатхуллин алдында чыгыш ясарга туры килде. Театр әһелләреннән тыш, яшь артистларның чыгышларын филология фәннәре докторлары, укытучылар һәм тел, әдәбият өлкәсендә үз сүзләрен әйтеп өлгергән галимнәр дә бәяләде. Сәхнәдә матур сөйләү генә түгел, дөрес сөйләү дә бик мөһим бит. Гомумән алганда, конкурс эшләре берничә кагыйдәдән чыгып бәяләнде. Катнашучыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотулары, дөрес һәм матур, бигрәк тә ачык итеп сөйләүләренә дә, костюм һәм сәхнә образына да баллар куелды.

[gallery link="file" size="medium" ids="26755,26756,26757"]

Әлеге бәйге Казан балалары арасында гына түгел, район һәм авыл җирлекләре өчен дә бик кадерле икән. «Бу чара безнең өчен мөһим булмаса, Кукмарадан кадәр тулы труппабыз белән килмәс идек», – дип елмайдылар «Сказка» артистлары. 2007 елда яңа мәктәп ачылган көнне үк тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бурцова Светлана Владимир кызы һәм педагог-организатор Мулекова Лилия Хәмдә кызы үз алларына театр студиясе булдыру максаты куялар. Яңа мәктәп – ул яңа тормыш. Ә яңа тормыш балаларга ниндидер яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш.

«Төрле яшьтәге балаларны бер урынга тупладык. «Сказка» – «Әкият» дип матур исем белән аталдык та эшкә керештек. Менә 2007нче елдан бирле бер туктамаган. Безгә 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәрге балалар йөри ала. Теләкләре генә булсын. Балалар белән спектакльләр әзерлибез, төрле бәйге, фестиваль һәм ярминкәләрдә катнашабыз. Мәктәп тормышы эшчәнлегендә актив катнашабыз. Бер генә чара, кичә, кунакларны каршы алу безнең катнаштан башка узмый», – ди Лилия Хәмдә кызы.

«9-11нче сыйныфта була торып та театр уйнап йөрисе килә мени, тиздән имтиханнар бирәсегез бар бит», – дип аптырадым. Ә яшь артистлар елмаеп «Берсе икенчесенә комачауламый. Шулай яшәгәч рәхәт», – дип җавап бирделәр.

Дөрестән дә, шундый уй белән яшәгәндә генә тормышның тәмен табып, бөтен нәрсәгә өлгереп буладыр ул.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев