Логотип Идель
Ачыш

ПУШКИН һәм АНЫҢ БАЛАЛАРЫ

Бүген Александр Сергеевич Пушкинга 220 яшь тулган булыр иде.  Аның белән таныштырып тору артык. Бүген сезгә шагыйрьнең балаларының язмышы турында сөйлисебез килә.

Александр Пушкин белән Наталья Гончарованың 4 баласы туа. Әтиләре үлгәндә олы кызлары Мариягә әле 5 яшь тә тулмаган булса, кечкенә Натальяга нибары 8 ай була.

Мария


Олы кызлары Мариягә исем Пушкинның әбисе – Мария Ганнибал хөрмәтенә бирелә. Ул Екатерина институтын тәмамлый. Һәм 1852 елда Александр патшаның хатынының фрейлинасы була. 28 яшендә генерал-майор Леонид Гартунгка кияүгә чыга.

Тормыш аны кабат сыный: хаксызга урлауда гаепләнгән ире үз-үзенә кул сала.

Мариянең үз балалары булмый, энесе Александрның балаларын тәрбияләргә ярдәм итә. Әтисе хөрмәтенә оештырылган чараларда катнаша. Ул, үзенең энеләре һәм сеңелләреннән озаграк яшәп, 1919 елда үлеп китә.

Александр


Александр бик нык әтисенә охшаган була. Шагыйрь улы Паж корпусын тәмамлый, аннан корнет булып чыга. Ул Кырым сугышында катнаша, 1869 елда полковник дәрәҗәсенә җитә. 1877-1878 елларда рус-төрек сугышындагы батырлыклары өчен алтын корал һәм Изге Владимир ордены белән бүләкләнә.

1890 елларда  мәгарифне үстерү белән шөгыльләнә. Югары уку йортларында эшли.

Пушкинның улы ике тапкыр өйләнә. Беренче хатыны Софья 15 ел эчендә 11 бала алып кайта, әмма  37 яшендә үлеп китә. 8 ел узганнан соң Александр кабат өйләнә. Икенче хатыны Мария белән ике балалары туа.

Генерал  Александр Пушкин 1914 елның 1 августында, Беренче Бөтендөнья сугышы башланган көндә үлә.

Аның улы Григорий, әтисенең эшен дәвам итеп, хәрби була, полковник дәрәҗәсенә кадәр җитә.

Григорий


Пушкинның кече улы Григорий да абыйсы кебек үк хәрби юлны сайлый, әмма артык зур уңышларга ирешми. Подполковник дәрәҗәсенә кадәр җитә һәм 1865 елда отставкага китә. 1870 елда судья була. XIX гасыр ахырына кадәр Григорий Пушкиннарның төп нигезендә – Михайловскта яши.

Гомеренең соңгы елларын хатынының утарында уздыра,  хәйриячелек белән шөгыльләнә. 1905 елда үлә.

Наталья


Замандашлары фикеренчә, Наташа характеры белән әтисенә нык охшаган була. Максатчан, дәртле, кире була ул. Якыннарын да шактый борчуга сала.

Яшь, гүзәл Наташа үлеп бетеп князь Николай Орловка гашыйк була. Князь дә мәхәббәт хисләрен яшерми, әмма аларның мәхәббәтенә аның әтисе каршы төшә. Ул кызны үз улына тиң түгел дип саный.

Наталья 17 яшендә азартлы уеннар белән мавыгучы Дубельтка гашыйк була. Әнисе белән үги әтисе никадәр генә карышса да, Наташа аңа кияүгә чыга һәм өч бала алып кайта. Икесе дә кызу канлы булу сәбәпле, озакламый гаилә таркала.

Наталья 1856 (кияүдә вакытта ук) принц Николай-Вильгельм Нассауский белән очраша башлый. 1868 елда, ире белән аерылышканнан соң, аңа кияүгә чыга. Принц белән бергә алар тагын 3 бала – Софья, Александра һәм Георг-Николайны алып кайталар.

Пушкинның кече кызы Наталья Пушкина-Дубельт 1913 елның маенда вафат була.

Чыганак: Аргументы и факты


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев