Логотип Идель
Ачыш

ҮПКӘЛӘРГӘ УРЫН ЮК!

Ничек итеп әти-әниләргә үпкәләп йөрүне туктатып, алар белән аңлашып яши башларга?

Аңсыз рәвештә үпкәләү.


Без бу тормышта тыныч яшәргә күнеккән. Шуңа күрә үсү өчен безгә әти-ниләребезгә таянып булу-булмавын аңлап яшәү кирәк. Бу аңлы рәвештә бармый. Дональд Винникотт исемле психоаналитик әйтүенчә, бала ата-анасының аның өчен эшләмәгән эшләрен эшләгән нәрсәләргә караганда күбрәк исендә тота. Шул сәбәпле һәр балада диярлек әти-әнисенә карата үпкә хисе яши. Үзе теләгән кадәр мәхәббәт һәм наз тоеп үсмәгән бала үз-үзендә ышанычсыз булып үсә.

Әти-әниеңең камил булмавын кабул ит.


Кечкенә чагыңда әти-әниеңнең игътибары җитәрлек булмаган икән, хәзер генә ул игътибарны алып бетереп булмаячак. Шуңа күрә алар белән һәрдаим ачуланышып яшәгәнче аларны ничек бар шул килеш кабул итәргә өйрән. Алар үзләренең көченнән килгәнчә бар нәрсәне дә сиңа биргәннәр инде. Үзеңә: “Миңа җитмәгән бар нәрсәне дә мин үзем булдырачакмын”, - дип әйт һәм максатыңа ирешергә тырыш.

Үз тормышың өчен җаваплылыкны үзеңә ал.


Тормышыңда проблемаларның барысында да әти-әнине гаепләү җиңел, шулай бит? Кемгә дә булса бәйле булып яшәгән кешенең тормышы да алга бармый. Кешенең ата-анасыннан ни дә булса көтеп яшәвен дәвам итүе аның әле үсеп һәм җитлегеп җитмәве билгесе.

Гаиләгез тарихы белән кызыксын.


Әти-әниеңне ничек бар шул килеш кабул итәргә гаиләгез тарихын өйрәнү ярдәм итәр. Әниеңне ничек итеп тәрбияләгәннәр? Сине тәрбияләгәндә дә ул шул ысулларны кулланамы? Шулай ук илнең тарихын да истә тоту зарур. Бәлки синең әтиеңнең бала чагы ачыр чорга туры кигәндер. Гаиләгез турында күбрәк белгән саен мөнәсәбәтләрегез дә җайланыр.

Үзеңне тап.


Еш кына ата-аналар үзләре тормышка ашыра алмаган хыялларын балаларында ашырырга тели. Алар безне үзләеренең хыялларын тормышка ашыру өчен тапмый – шуны истә тоту мөһим.

Без үз тормышыбызны үзебез хәл итәргә һәм мөһим карарларны үзебез кабул итәргә хокуклы.

Әгәр сезнең гаиләдә аңлашылмаучанлыклар юк дәрәҗәсендә икән, без бик шат! Әгәр дә инде булса, алар бик тиздән хәл ителер дип ышанып калабыз. ;-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев