ПЕРМЬ МӘКТӘБЕНӘ ҺӨҖҮМ... /ВИДЕО/

Пермь шәһәрендә ике яшүсмер, мәктәпкә бәреп кереп, пычак белән балаларга һәм укытучыларга һөҗүм иткән. Һаман да шул чит ил мәктәпләрендәге атыш-суеш, тотаклыкка алыш турында хәбәрләргә инде күз дә салмый башладык бит - ияләшеп беттек бугай! Инде менә безгә кадәр бу афәт килеп җитешкән - нишлибез?

Әлегә ике яшь егетнең мәктәпкә маска киеп, пычак тотып бәреп керүләреннән тыш бу коточкыч вакыйганың калган нечкәлекләре төгәл билгеле түгел. Беренче мәгълүматлар буенча 9дан алып 11гә якын кеше зыян күргән. Алар арасында башлангыч сыйныф укытучысы да бар - ул пычаклы егетләрне туктатырга тырышканда аның муенын пычак белән җәрәхәтләгәннәр. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә операция өстәлендә. Зыян күрүчеләр арасында шулай ук бер олы сыйныф укучысы, ә калганнары -  4Б сыйныфында укучы 2006-2007 елгы балалар, дип хәбәр итә РБК сайты. 10 яшьлек бер бала реанимациядә бик авыр хәлдә.

Мәктәпкә басып керүчеләр кулга алынган. Берсенең үзе белән документлары булмаса да, мәктәптәгеләр аны таный - ул бу мәктәпнең элекке укучысы булып чыккан. 16 яшьлек бу егетнең социаль челтәрләрендә АКШда 1999 елда булган "Колумбайн" мәктәбенә һөҗүм итү төшерелгән видеолар күпләп сакланган. Ул вакытта олы сыйныфларда белем алучы ике укучы егет үз мәктәпләренә алдан әзерләнеп, коралланып басып керәләр һәм 37 кешене җәрәхәтлиләр, шуларның 13е - һәлак була. Соңыннан алар үз-үзләрен атып үтерә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге яшь кеше социаль челтәрдә Яңа ел белән мыскыллаулы котлау укыгач, мәктәпкә һөҗүм итәргә була. Мәктәп төркемендә админның "Яңа ел белән, этләр! ("С Новым Годом, псы") дигән котлавын укыгач, АКШ мәктәпләрендә массалы үтерешләр белән бик кызыксынган бу егет, үзенең дусты белән, мәктәптә "тәртип урнаштырырга" була. Мәктәп укучылары үзләре дә сәбәпне шуннан күрә. Аларның балаларга пычак белән төгәл баш һәм муенга һөҗүм итүләре - бер сугу белән үтерергә маташулары турында да мәгълүматлар бар.

Әлегә менә шундый мәгълүматлар. "Мәктәп сакланмады микән, ничек пычаклар белән үткәргәннәр", дигән сораулар да яудыра әти-әниләр соцсетьләрдә. "Аварийный вход"тан кергәннәр дип раслаучылар да бар. Мондый хәлләрдән соң күп кенә мәктәпләрдә саклау чаралары ныгытылыр ныгытылуын. Әмма дә ләкин, моның белән генә балаларыбызны саклап бетерә алырбызмы? Гаиләдә генә дә түгел эш. Бу "һөҗүмче" егетнең гаиләсе яхшылар исәбендә булган. Укуы да начар түгел - хәтта, физика фәне буенча олимпиадаларда катнашкан, диләр. Үз аккаунтында ул еш кына автомат тотып төшкән фотоларын, компьютер уеннарыннан скриншотларын урнаштырып барган. Аны белгән кайбер балалар "ул әти-әнисенең аны нык контрольдә тотуларын яратмый иде - өеннән качкалый торган гадәте бар", дип җиткергән.

[video width="1080" height="1080" mp4="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/01/t_video5395553769406595228.mp4"][/video]

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    798
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    446
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    122
    0
    0

Блоглар