Логотип Идель
Ачыш

ОТЕЛЬ ТҮГЕЛ БУ, Ә ФАНТАСТИКА!

Бу бинаны интернетта күргәнең бардыр, дустым. Күреп, 55 этажлы бина өстендәге бассейнда йөзү теләге барлыкка килмәдеме? Белмәгән булсаң, бу бина – ул отель, үзе Сингапурда урнашкан, түбәсендә – парк һәм бассейннар белән лайнер.

Бу галәм корылмасы Marina Bay Sands дип атала. Бу гади отель генә түгел, ә казино, кибетләр, треатрлар, музейлар, рестораннар, күңел ачу үзәкләре булган тулы бер комплекс. Җитмәсә, түбәсендә корабы да бар һәм бу аның төп үзенчәлеге. Иң зур бассейн - ачык күк йөзе астында. Күренеп торган ян-яклары юк аның, шуңа күрә бассейнның бер өлеше биеклектән аска төшеп киткән кебек эфеект барлыкка килә, башкача infinity-pool дип атала.





Бәяләренә килгәндә, балалар паркына керү – 14 сингапур доллары, олылар өчен – 20 сингапур доллары (1 сингапур доллары якынча 43 сумга тигез). Паркка билет алу бассейнга да керү мөмкинлеге бирә дип ялгышмагыз. Бу рәхәтлек отельда яшәүчеләр өчен генә эләгә. Ике кешелек номер өчен минималь бәя – 400 доллар чамасы. Димәк, бу бәягә бассейнда да йөзеп була.

Гомумән, отельнең төзелешенә 8 миллиард доллар акча киткән.







Әйе шул, рәхәт яшәүне тыеп булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев