Логотип Идель
Ачыш

ЯҢА ГАДЖЕТЛАР: ОСТАЗ, ДУС ҺӘМ ЯРДӘМЧЕ

Тиздән, бик тиздән җәй җитә, дустым. Каникуллар, Сабан туйлары, су коенулар, футбол уйнаулар, сәпидтә йөрүләр. Әгәр җәең тагын да кызыклы һәм файдалы үтсен, дисәң, бүгенге гаджетлар җыелмасы сиңа һичшиксез ярдәм итәчәк.

1. Garmin Varia Vision акыллы күзлеге.

2016 елда ук чыккан бу күзлек велосипед «кол»ларын чын суперкаһарманнарга әйләндерәчәк. Тулыландырылган реальлек җайланмасын (бу күзлек рәсми телдә нәкъ менә шулай атала) гади кояш күзлеге белән бутау бик ансат. Күзлеккә беркетелгән махсус гарнитура гына монда ниндидер хәйлә барлыгын күрсәтә.



Линзалар өстеннән куелган экраннарда синең юлың, хәрәкәт итү үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат, маршрут һәм смартфоныңнан килгән белдерүләр (уведомления) күрсәтелә. Чү! Сиңа кемдер шалтырата бугай?! Берни юк! Линзалардан кырыйдарак урнашкан экранга бармагың белән төртәсең дә, вәссәлам, сөйләш! Махсус радиолокация системасы белән тулыландырылган очракта күзлек артта ниләр булганын да күрсәтергә сәләтле.

Varia Vision ның уңышлы якларыннан – җиңеллеге (нибары 28 грамм!), зарядканы озак тотуы (8 сәгатькә кадәр җитә) һәм судан/тузаннан сакланган булуы.

Бәясе: күзлек үзе 300 доллар тирәсе, локатор да кирәк булса – тагын 200 долларны чыгарып саласы була.

Cатыла башлау вакыты: инде сатуда.

2. SmartMat йога җәймәсе.

Тегендә йога, монда йога. Йога бар дөньяны басып алды бугай. Шактый катлаулы күнегүләрне җиңеләйтер һәм эффективрак ясау өчен инде махсус акыллы җәймәләр дә уйлап таба башладылар.

SmartMat – шундыйлардан. Гади мобиль кушымталар синең организмыңның үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен кайгыртмаячак, ә менә бу тылсымлы җәймә – бик теләп!





Беренче тренировка вакытында ул синең тәнеңә җайлашачак, аның формасын, зурлыгын, синең буеңны, әзерлек дәрәҗәсен, сиңа ярамаган күнегүләрне истә тотачак һәм алга таба күнекмәләрне алып барачак. Әйе-әйе, нәкъ менә алып барачак – тавыш командалары биреп, барысын да хәтердә тота торган җәймә синең остазыңа әйләнәчәк, кыскасы.

SmartMat USB портыннан энергия җыя, зарядкасы 6 сәгатькә җитә, гап-гади йога җәймәсе кебек төрелә. Һәм юк, ул очмый:).

Бәясе: 37890 сумга алдан заказ биреп куярга мөмкин.

Cатыла башлау вакыты: 2016 елда ук башланырга тиеш иде, тик әлегә кадәр башланмаган, менә-менә сатуга чыгар дип көтелә, алдан заказ биреп кую инде мөмкин.

3. RunPhones бәйләвеч-колакчыны.

Йөгергәндә музыка тыңлау һичшиксез рәхәт. Тик менә колакчыннарны ни эшләтергә? Зурларын алсаң, Крокодил Генаң кайда, дип теңкәгә тиячәкләр. Шуңа өстәп, авыр да. Кечкенәләре һаман колактан төшеп китәргә тора, кышын шапка астына кыстырырга да кыен. Хмм.



Күңелеңне төшермә, махсус шушындый очраклар өчен RunPhones бәйләвеч-колакчыннары уйлап табылган. Бәйләвеч эченә сыгылмалы колакчыннар яшерелгән. Бәйләвеч эластик булу сәбәпле башта нык утыра, нәтиҗәдә – колакчыннар төшеп тә калмый, йөгерергә, күнегүләр ясарга комачауламый. Бәйләвечләрнең ике төре бар: кышкы һәм җәйге. Җәйгесенең өстәмә плюсы – тирне күзгә төшермәскә ярдәм итә, ә кышкысы колакларны һәм башны салкыннан саклый.

Колакчыннарның проводлысы да, смартфон белән Bluetooth аша гына тоташа торганнары да җитештерелә.

Йөгерергә, музыка тыңларга яратасың. Актив. Кешеләрдән аерылып торырга курыкмыйсың. Шулай бит? Алайса RunPhones бәйләвеч-колакчыны синең өчен бер дигән җайланма булачак.

Бәясе: 2790 сум.

Cатыла башлау вакыты: хәзер үк сатып алырга мөмкин.

 

БОНУС. 

Алиэкспрессның иң текә гаджетлары.

Өстә санап кителгән гаджетлар – шактый кыйбатлы. Шулай да текә гаджетлы булуның арзан ысулы бар.

Xiaomi TDS PEN

Ручка яки градусникны хәтерләткән бу гади җайланма хуҗалыкта бик кирәк. Ышанмыйсыңмы? Хәзер дәлиллим. Xiaomi TDS PEN – су сыйфатын тикшерү җайланмасы. Кеше өчен судан мөһим ни бар дөньяда? Көн саен берничә литр су эчәбез. Ә суның сыйфаты көннән-көн начарая бара. Кибеттә дә суның нинди генә төрен тәкъдим итмиләр, кайсы яхшырак – краннан алынганымы, фильтрланганымы, әллә кибеттәге шешәдәгесеме? Кыскасы, Xiaomi TDS PEN сиңа бу сорауларга бик җиңел җавап бирәчәк. Су сыйфатын махсус таблица ярдәмендә чишәргә мөмкин.



Бәясе: 478,45 сум.

Сатыла башлау вакыты: бүген үк заказ бирергә була.

 

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев