Логотип Идель
Ачыш

«ОЧЕЧИ» ТАТАРЧА ДА ҖЫРЛЫЙ, КЛИП ТА ТӨШЕРӘ!

«Балалар Евровиденисе»ндә катнашкан "Очечи"  балалар музыкаль төркеме татарча да җырлый башлаган! Кызларның «Җәй кояшы», «Яратыгыз», «Син икән син» дип исемләнгән җырлары яңа альбомнарына керәчәк.

«Очечи» төркеме берничә көн элек кенә Кремль яр буенда «Нам хорошо» дигән җырына клип та төшерде. Әлеге җыр кызлар һәм малайларның тиз үсүе, әле бала гына булып күренсәләр дә, дөньяны олыларча танып белүләре турында. «Без бар кешенең дә эшләре уңышлы һәм кәефләре яхшы булуын телибез», – ди кызлар. Әлеге җырны тыңлагач, җәйге кәеф, мода белән бер дулкында булган саунд, яшьләр лексикасына кереп чумасың. Текстта җитди темалар күтәрелсә дә, биредә барысы да уены-чыны белән бергә килеп кушыла. Нәтиҗәдә, җырчы кызларның да, тыңлаучыларның кәефләре шәп була!



Әлеге вокал коллектив Идел буе районының Дәрестән тыш эш үзәге каршында эшләп килә. «Очечи» кызлары Диләрә Вилданова, Камилә Данилова, Милана Илюхина «Балалар Евровидениесы 2017» лауреатлары булып та табылды. Бу бәйге җәй башында «Артек» балалар лагеренда узган иде.

Анда кызлар «Выходной» дигән җыр башкарды. Аны кызлар өчен җитәкчеләре, балалар композиторы Элеонора Калашникова иҗат иткән. «Выходной» композициясе популярлык та казана башлады инде. Ул балалар концертларында һәм дискотекаларда еш яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев