Логотип Идель
Ачыш

НИ САЙЛЫЙСЫҢ: СОКЛАНУ ДӘРЕСЕМЕ, УМАРТАЧЫЛЫК ДӘРЕСЕМЕ?

Химия, физика, ма-те-ма-тика... Күз алдыңа китер, әгәр синең мәктәбеңдә табигатькә соклану дәресе кертелсә, ничек шәп булыр иде, әйеме? Әйе, син ялгыш күрмәдең! Табигатькә. Соклану. Дәресе. Япониянең мәктәп укучылары шундый дәрес укыйлар икән. Дөньяда тагын нинди кызыклы һәм үзенчәлекле дәресләр укытыла икән? 

Япония: табигатькә соклану дәресе


Япониянең кайбер мәктәпләрендә гадәти булмаган дәрес укытыла – “Табигатькә соклану”. Дәреснең максаты – укучыларны әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын тоя белергә өйрәтү. Бу предмет дәвамында балалар флора һәм фаунаны, аларның үзара бәйләнешләрен өйрәнә. Әлеге дәрестән билгеләр дә куела, укучылар имтихан да тапшыра.

Германия: бәхет дәресләре


Гейдельберг шәһәрендә бәхет дәресләре укытыла, ә мәктәпләренең берсендә бу предметны хәтта директор үзе укыта икән. Укучылар бу дәрестә үз-үзләре белән гармониядә яшәргә һәм бәхетле булырга өйрәнергә тиеш.

Әлеге дәрестән укучылар имтихан тапшырмый, тик ел ахырына һәр укучы үз проектын тормышка ашырырга бурычлы. Мисал өчен, яхшылык турында ролик төшерергә яки хәйриячелек белән шөгыльләнергә.

Башкортстан: умартачылык дәресләре




Башкортстандагы йөзләгән мәктәпнең шәхси умарталыклары бар. Әлеге дәресләрдә укучыларны бал кортларын карарга, бал җыярга өйрәтәләр.

Башкортстан Республикасы бал җитештерү буенча дөньяда алдынгылар рәтендә тора. Әлеге дәрес әнә шул алдынгылыкны бирмәс өчен махсус кертелә.

 

Израиль: киберсугышлар теориясе һәм практикасы


Израильнең кайбер мәктәпләрендә киберкуркынычсызлык дип исемләнгән махсус курс укытыла. Мондый дәрес укытыла башлауның төп сәбәбе булып укучыларның компьютерга бәйлелеге тора.
Киберкуркынычсызлык дәресләрендә балаларны Интернетта үз-үзләрен дөрес тотарга, мисал өчен, комментарийләргә ничек җавап кайтарырга өйрәтәләр. Предметның шактый күп өлеше компьютер уеннарына бәйлелек һәм алар белән көрәшүгә юнәлгән.

Австралия: серфинг дәресләре




Австралия мәктәпләрендә укучыларны серфингта йөзәргә өйрәтәләр. Әлеге континентта яшәүчеләрне иң яхшы серферлар дип атарга мөмкин. Пляжларда австралиялеләрдән дә яхшырак серфингта йөзә белүче кеше очрамасын өчен дәүләт башлыклары барысын да эшли.

АКШ: фәнни ачышлар дәресләре




АКШ мәктәпләрендә шулай дип исемләнгән махсус курс укытыла башлаган. Аның максаты – яшь галимнәрнең потенциалын ачу. Теоретик өлешне үзләштергәннән соң укучылар нәрсә дә булса уйлап табарга тиеш була, бу эшкә аларга бер ел вакыт бирелә. Курс ахырында алар класс алдында әлеге уйлап тапкан әйберләрен тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев