Логотип Идель
Ачыш

«NAURUZ SCHOOL» – ЯШЬЛӘРЧӘ, МИЛЛИ, КҮПТЕЛЛЕ!

XIV “Нәүрүз” халыкара театр фестивале гөрләп тәмамланырга өлгермәде, аның дәвамчысы пәйда булды. Әгәр “Нәүрүз”нең үзендә профессиональ театр артистлары ярышса, хәзер студентларга да мондый мөмкинлек туды. 10-16 июнь аралыгында Казанда I Студентлар спектакльләренең (милли студияләр) «Nauruz school» халыкара фестивале уза.

Әлеге фестиваль уникаль күренеш булачак. Биредә азәрбәйҗан, рус, башкорт, якут, казах, венгр, татар телләрендә спектакльләр күрсәтәчәкләр. Фестиваль катнашучылары биредә диплом спектакльләрен тәкъдим итә.

– Театр студияләренең, мәктәпләренең фестивальләре Россиядә һәм чит илләрдә шактый. Ә милли театраль мәктәпләрнең, бергә җыелып, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашуын күргәнем юк. «Nauruz school» дип атаган фестивальнең исемендә үк мәгънә ята. Беренчедән, ул – “Нәүрүз”нең дәвамы. Икенчедән – аның чикләре юк, без төрки телле халыкларны гына түгел, ә Европадан, Азиядән дә студияләрне чакырдык. Кытайның Шанхай шәһәреннән дә яшь актерлар килергә тиеш иде. Театр ул театр мәктәбеннән башлана. Бүген Татарстан өчен тел мәсьәләсе аеруча мөһим. Фестиваль катнашучылары спектакльләрен үз милләте телендә уйнаячак, – ди Татарстан Театр эшлекләре берлеге рәисе, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

Гомумән, әлеге проектны булдыру идеясе Фәрит Рәфкать улында күптәннән яшәп килгән. Остаз буларак, ул театр актерларын әзерләү процессы турында еш уйлана. Аның фикеренчә, даими рәвештә педагогик тәҗрибә белән уртаклашыр вакыт җиткән.



Татарстан ниләр күрсәтә?

Татарстан студентлары фестивальдә берничә спектакль тәкъдим итә. Шуларның берсе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан театр училищесы укытучысы Илдар Хәйруллин куйган “41-нең арбалы хатыннары” (Зәки Зәйнуллин әсәре) спектакле. Шулай ук Казан театр училищесы укытучысы Марсель Мәхмүтов монологлардан төзелгән “Шәхсән” спектаклен әзерләгән. Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәге 2 курс студентлары Сөмбел Гаффарованың “Парковка” постановкасын күрсәтәчәк.

– 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучылар дүрт ел дәвамында бездә актерлык осталыгы, хореография, сәхнә хәрәкәте, вокал, сәхнә теленә өйрәнде. Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” повесте буенча эшләнгән спектакль студентлар өчен яңалык булды. Моңа кадәр сугыш темасы аларга уен кебек кенә тоела иде. Ә монда бик күп укырга, шактый көч куярга туры килде. Бу – бик кирәкле фестиваль, анда беренче урын алырбыз, дип ышанам. Анда катнашу балаларда зур кызыксыну тудыра, алар үз адымнарын ныклап уйлый башлый. 4 ел узгач, кайсы театрга эләгүе турында фикер йөртә, үзләренә охшаган театрларны белергә өйрәнә, – дип сөйли Илдар Хәйруллин.

Әгәр укып чыккан 15 студентның биш елдан соң бишесе театрда эшләсә, бу зур уңыш санала икән. Тик соңгы елларда театрларда биш кенә түгел, ә сигез яшь кеше артист булып эшли башлаган очраклар бар.

Башкортлар башлый, венгрлар дәвам итә

Фестивальне башкорт телендәге “Акбүзат” спектакле белән башлап җибәрәләр. Аны З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты куя. Шушы вузның 1нче курс студенты Байегет Мөхәрләмов та катнаша анда. Аның актер булу теләге күңелендә балачагыннан ук яшәп килгән. Туган ягыннан артист Арслан Мөбәрәков тә чыккан. “Без әлеге фестивальне башлап җибәрәбез. Шуңа бераз дулкынлану да бар. Безнең егетләр – 1нче, кызлар 2нче курста укый. Беренче һәм икенче курсларын бергә кушып, башкорт төркеме әлеге фестивальгә шушы спектакльне әзерләде. Постановканы озак булдырдык. Эпосны аңлавы, күңел аша җиткерүе җиңел булмады. Авыр моментларның барысын җиңдек”, – ди Байегет.

Россия катнашучыларыннан тыш, фестивальдә Венгриянең милли студиясе дә бар. Капошварский университетының сәнгать факультеты Иван Вырыпаев пьесасы буенча «Сәрхүшләр» спектаклен сәхнәләштергән. Алар аны 11 июнь көнне тәкъдим итә. Әлеге фестивальдә Венгриядән 17 кешелек делегация катнаша, шуларның 14е – яшь актерлар. Фестивальнең башка катнашучыларыннан аермалы буларак, болары – инде профессионал диярлек. Чөнки аларның күбесе кайсы театрда эшләячәген инде тәгаенләгән.

– Ике-өч ай элек җитәкчебез әлеге фестивальдә катнашырга тәкъдим итте. Без теләп ризалаштык. Россиядә, Казанда беренче тапкыр. Иван Вырыпаевның пьесасын сәхнәләштердек. Моңа кадәр әлеге спектакльне Венгриянең милли театрында караганым булды. Аны бик яраттым. Пьесаны, венгрчага тәрҗемә итеп, моннан бер ел элек сәхнәләштердек, – ди яшь актер Барнабаш Бергенди.
Спектакльләр Г. Камал Татар дәүләт академия театры, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты, Казан театр училищесының өйрәнчек театрында уйналачак.

Шунысы да бар: фестивальнең оештыру ягына тел-теш тидереп булмый. Чөнки Татарстан күп кенә чыгымнарны үз өстенә алган. Мисал өчен, юл, кунакханәдә яшәү чыгымнары, катнашучыларның һәрберсенә тәүлек өчен түләү дә бүленгән. Бер атна дәвамында фестиваль катнашучылары бер-берсенең тәҗрибәләрен өйрәнәчәк, мастер-класслар узачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев