Логотип Идель
Ачыш

МӘКТӘПЛӘРГӘ АСТРОНОМИЯ КИРӘК

Астрономия - әйләнә-тирәне күзаллау өчен бик мөһим фән, шуңа күрә аны мәктәпләргә кире кайтару кирәк. Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе доценты Алмаз Галиев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында шул хакта белдерде.

“Астрономия кешеләргә тирә-яктагы әйберләрне күрергә өйрәтә. Дөньяга дөрес карашны формалаштыру өчен, астрономия фәне бик кирәк. Кызганычка каршы,  астрономия рәсми рәвештә инде 10 елдан артык укытылмый. Минемчә, фән “тар” булганга, гамәлдән чыгарганнардыр”, – дип белдерде әңгәмәдәш.

Аның фикеренчә, 11 сыйныфта астрономия буенча нәрсәдер сөйләү инде соң.

“11 сыйныфта балаларда инде караш формалашкан була, аларның кайсы һөнәр буенча барасы якынча билгеле, шуңа күрә астрономия өйрәнү аларга инде бик үк кызык түгел. Хәзер инде 11 нче сыйныфта Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәләр, астрономия БДИга кермәгәч, билгеле, аның белән шөгыльләнмәячәкләр”, – ди ул.

Алмаз Галиев астрономияне ике дәрәҗәдә укырга кирәк, дип саный. “Дөрес, табигатьне өйрәнү балалар бакчасында ук бар, әмма алай өзек-өзек кенә нәрсәдер өйрәнү күзаллау тудыра алмый. Иң яхшысы – балаларга 7-8 сыйныфта башлангыч этапта өйрәтү. Ул вакытта формулаларсыз укытылса да, балалар физика нигезләрен өйрәнгәч, алар мохиттәге гади күренешләрнең сәбәпләрен аңлый алачак. Ә инде икенче дәрәҗә – 10 сыйныфта – бераз катлаулырак материал да бирергә була”, – ди ул.

Алмаз Галиев әйтүенчә, Кояш һәм Ай тотылу турында ялгыш күзаллаулар, ниндидер, курку, хәвефләнү дә мәктәпләрдә астрономия булмау нәтиҗәсе. “Узган елның сентябрендә мәгариф министры Васильева, астрономия мәктәпләргә кайтачак, дигән иде, шунда без рухланып киттек, әмма әлегәчә бернинди реаль гамәлләр юк”, – ди ул.



Алмаз Галиев предметны яңадан мәктәпләргә кертү өчен дәреслекләр кирәклеген билгеләп узды. “Элек укытылган 11 сыйныф дәреслекләре инде юк. Яңа дәреслекләрне килештерелгән укыту курсы буенча төзү зарур. Аларны профессиональ астрономнар язса яхшырак. Аннары укытучылар да кирәк. Кайчак “физика укытучылары астрономияне укыта ала” дигәнне ишетергә туры килә. Соңгы ун елда, мәсәлән, физика укытучысы бит мәктәптә дә, югары уку йортында да астрономия өйрәнмәгән. Физика белән астрономия якын булса да, күп кенә физиклар астрономияне бик үк яхшы аңламый. Болар - төрле фәннәр. Совет чорында укыткан педагоглар бар, алар бүген төрле түгәрәкләр алып бара, ләкин мәктәпләр өчен укытучылар кирәк. Безнең университет, астрономия кафедрасы укытучылар әзерли алыр иде. Әгәр бу гамәлгә ашса, бик яхшы булачак. Түрәләр астрономнар фикеренә таянырга тиеш. Астрономнар кайсы сыйныфта, нинди дәреслек кирәген яхшы аңлый”, – дип җөпләде әңгәмәдәш фикерен.

//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев