Логотип Идель
Ачыш

"МӘДӘНИЯТ БИЗӘКЛӘРЕ": ПЛАНЕТАНЫҢ БӨТЕН ЯШЬЛӘРЕН ТАТАРСТАН БЕРЛӘШТЕРӘ

Даниялеләр күннән өчпочмак тегә. Доминикана республикасыннан килгән яшьләр Иннполиста укырга хыяллана. Фәләстин (Палестина) егете Казанда яшәве белән горурлана. Юк, төш күреп ятуым түгел бу! “Мәдәният бизәкләре” – “Мозаика культур” этноконфессиональ фестиваленә барып кайту тәэсир итми калмады!

Татар халкының гына Сабантуй бәйрәме буламы? Әлбәттә, юк. Төрле халыклар җыелган "Сабантуй" да узды безнең республикада. “Мәдәният бизәкләре” дип аталган бу фестивальне бөтен дөньядан җыелган яшьләр белән бергә бәйрәм иттеләр. Быел Татарстанда төрле илләрнең яшьләре инде 3нче тапкыр җыела. Шул уңайдан узган ялларда Татарстанга 19нчы Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивале катнашучылары да килеп төште. Алар – фестивальнең төбәк программасында катнашу өчен Казанга килгән 48 илдән 100 студент.

Доминикадан – Татарстанга!


Шушы студентлар һәм яшьләр бүген барысы да “Мәдәният бизәкләре”ндә кадерле һәм хөрмәтле кунак булды. Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәдәниятләре белән танышты. Хәтта үзләре дә теге яки бу милләтнең кул эшләнмәләрен ясау буенча мастер-класста катнашты. Республикабызда яшәүче халыкларның милли аш-суларыннан да авыз итмичә калмадылар. Каклаган алмага җимеш, татлы эчлек тыгып, аннан менә дигән тәмле ризык ясарга өйрәнде.

Җир шарының икенче ягыннан – Доминикана Республикасыннан – ук безгә килгән Хуан Леонардо мәгълүмати технологияләр юнәлешендә укый. Шуңа Иннополис шәһәрен ошатуы да юкка түгел.



- Татарстанны, беренче чиратта, Иннополис шәһәре булганга сайладым. Җитмәсә, республика башкаласы Казан күп кенә мәдәният, төрле диннәрне үз эченә ала. Шуңа алар белән дә танышасым килде. Мин биредә төрки мәдәниятләрнең мирасын күрдем. Христиан һәм мөселманнарның мәдәниятләре белән дә таныштым. Минем шундый хыялым бар: тагын бер тапкыр Казанга килергә телим. Чөнки 3 көндә генә шәһәр белән тулысынча танышырга җитми, – ди Хуан.

Тиздән университетны тәмамларга җыенган егетнең Иннополиста да бик теләп укыр иде. Анда ул “мәгълүмати куркынычсызлык” юнәлешен сайлар иде. Чәк-чәкне дә яратып өлгергән Хуан. “Көн саен ашыйм мин аны хәзер”, дип елмая ул. Ә Доминикадагы милли ризыклар, гадәттә, ит һәм дөгедән ясала икән.

Өчпочмакны ясаганчы, ашаган


Даниядән килеп өчпочмак ясап утырган егетне күргәнегез бар идеме? Ә мин моны үз күзләрем белән күрдем! Өчпочмакны пешерергә өйрәнгәнче, башта аны күннән ясый ул. Әлбәттә, ясап караганчы, ашап та караган ул аны!





- Без бүген сувенирлар ясыйбыз: татарларның милли ризыгыны кечкенә версиясен. Миңа күннән өчпочмак ясау ошады. Чөнки моңа үз күңелеңне биреп эшлисең, – ди Анас.

Ул Көньяк Даниядә инженерия юнәлешендә укый. Татарстанда аңа кешеләре белән ошаган. Биредәге табигатькә дә битараф кала алмаган. Татарстанлыларның башкаларга карата ачык булуларын да үз иткән ул.

Фәләстиннән килеп, кунакларны үзе каршылый!


Гарәп илләренең милли киемнәрен кигән егетләрне күргәч, алар янына бармыйча булдыра алмадым. Шулай булмый ни: киемнәре әллә каян ук үзенә җәлеп итә. Инглиз телендә сөйләшә башлаган идем, бер мәлне “Без бит русча сөйләшә беләбез”, дип туктатмасыннармы мине!

Фәләстиннән килгән Мөхәммәт Досуки Россиядә бишенче елын яшәсә, шуның икесе – Казанда. Хәзер ул Казан дәүләт энергетика университетында белем ала.



- Без фестивальгә Иран, Ливан һәм башка гарәп илләреннән килгән үзебезнең туган халыкларыбыз белән күрештек. Безне милли костюмнарыбыздан күрүгә, безнең янга йөгереп килеп, “Әссәләмәгаләйкүм!” дип исәнләштеләр. Үзләренең туган илләрендә булмасалар да, кардәш халыкларының күреп, шатланганнарын белсәгез икән! Мондый чаралар төрле халыкларның дуслыгы өчен бик кирәк! – ди Мөхәммәт.

Русчаны гына түгел, татарча да кайбер сүзләрне белә. “Исәнмесез”, “рәхмәт”, “хәлләр ничек” кебек сүзтезмәләрне яхшы аңлый ул. Укуны тәмамлагач та Казанда төпләнеп калрга тели. Тиздән, бер айдан, туе булачак икән Мөхәммәтнең. Ул рус кызына өйләнергә җыена.

***

Менә шулай Доминикана Республикасыннан, Дания, Фәләстин һәм башка илләрдән килгән яшьләрнең барысын да кабаттан Татарстан берләштерде. Бәлки киләчәктә Хуан Иннопллиска укырга килер. Ә Анас Даниядә өчпочмаклар пешерә башлар?! Дөнья түгәрәк, диләр. Бу, бит чыннан да, шулай! Моның өчен бары тик төрле ил, милләт, мәдәниятләр арасындагы аңлау, хөрмәт кенә кирәк.



Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы:

- “Мәдәният бизәкләре” фестивале кешеләрне берләштерә. Безнең Татарстанда 173 милләт вәкилләре яши. Бу бик күп. Республикабыз да, Россия дә күп милләтле. Безгә төрле илләрдән студентлар килә. Казанны сайлауларын да алар шәһәребездә сыйфатлы белем алып булганлыгы, тыныч итеп яшәргә мөмкинлек булуында. Биредә сине тәнең башка төстә булганы, милли киемнеңне кия алмаганың өчен кемдер үпкәләтер, дип куркытырга кирәкми. Бездәге тормыш рәвеше шундый. Без бер-беребезне хөрмәт итәбез. Моның белән бик горурланабыз, аны байлыктан да артык күрәбез. Без барыгызның да Казанга сәяхәт итүен, биредә эшләргә, яшәргә килүләрен телибез.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары















































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев