Логотип Идель
Ачыш

ЛИАНА РАМАЗАНОВА: "МИН 12НЧЕ СЫЙНЫФКА БАРАМ!"

Юк, бу кыз “икеле”гә укып бер сыйныфта утырып та калмаган, БДИ бирә алмаган укучы да түгел ул. Бары тик Англиядә белем алучы татар кызы гына! Ә анда 11нче сыйныфтан соң беркая да җибәрмиләр. 12нчене укып бетермичә! Вәт шулай!

 




Исеме: Лиана Рамазанова

Яше: 17

Укый: Бөекбританиянең Кэнтербери шәһәрендәге шәхси мәктәптә

Белә: nатар, рус, инглиз, испан телләрен

Лондондагы яраткан урыны: Британия музее, Дизайн музее

Ярата: галереягә йөрергә, дуслары белән очрашырга, сәяхәт итәргә

Шөгыле:  йога, бассейн,  Мәскәүдә торганда икекатлы автобуста эшләгән

Яраткан китабы: Ошо иҗаты, «Трансерфинг реальности», «Три товарища», «Кради, как художник»

Хыялы: бөтен популяр телләрне, социологияне өйрәнү 




 

Ульян өлкәсенең Иске Кулатка кызы Тауэр күперен биш бармагы кебек белә хәзер. Ник дигәндә, Бөекбританиядә яшә дә, Лондонда булма, имеш! Беренче тапкыр Англиягә махсус программа буенча 3 атналык курсларга 2017 елда бара ул. Бер ягы гына авыр була монда: беркем дә русча сөйләшми.

Шунда Төмәннән бер малай белән таныша. Нәкъ менә ул Англиягә барырга мөмкинлек булса, аны кулланырга куша, биредә белем бирү сыйфаты күпкә яхшырак, ди. Менә шуннан тиен кебек тәгәрмәчтә әйләнү процессы башлана инде! Лиана интернетта Англиядәге мәктәпләрне эзли башлый һәм әниләренә күрсәтә. Аларда уку бәясе бик кыйммәт. Әти-әниләре: “Без сине анда укырга җибәрмибез!” – дип әйткән була. Хәер, Лиана үзе дә төшеп калганнардан түгел. Ятып калмасаң, атып кал, дигәндәй, тиешле документларын тутырып җибәрә. Аларны тәрҗемә итәргә аңа агент булыша. Тест нәтиҗәләре яхшы булганга, аңа бер мәктәптә укырга ташлама бирәләр. Үз балаларын чит илгә җибәргән кешеләр белән аралашканнан соң гына кызның әниләре ризалаша.

– Мин Лондонның үзендә түгел, ә кечкенә бер шәһәрдә – Кэнтерберидагы шәхси мәктәптә укыйм. 2017 елның апрелендә гаризаны, тест эшләп җибәрдем. Июльдә укырга чакыру килде. Сентябрь аенда Англиягә очтым. Быел 11нче сыйныфны тәмамлап, 12нче сыйныфка барам. “A-level”ны сайладым. Чөнки аның ярдәмендә мин Британиядә генә түгел, теләсә нинди илдәге уку йортына керә алам, – ди Лиана.



“Хәерле иртә”, елмаю һәм гафу үтенү

Туган йортны ташлап китү бер дә җиңел түгел анысы. Тик Лиананың Англиягә китү теләге көчле була. Укыганда ул мәктәбенең тулай торагында яши. Чит илгә китәргә әзерләнмәгән дә диярлек ул. Кулаткада уку елы тәмамлангач, Мәскәүдә эшләгән. Өйгә бары тик чемоданын гына җыярга кайткан.

– Беренче тапкыр Англиягә барганда, кешеләрнең ягымлылыгы шаккатырган иде. Кибеткә керәсең, таныш булмаган кеше сиңа хәерле иртә тели, елмая. Кемдер кемгәдер ялгыш кына орынып китсә, шунда ук гафу үтенә. Кешеләр арасындагы шундый мөнәсәбәт миңа бик ошый. Тулай торакта безгә әзер ризык ашаталар, ул миңа ошап бетми. Шуңа да кибеттән сатып алам. Мин пешермим, чөнки мин ризыкны чи килеш ашыйм, – ди Лиана.



Бөтенләй ят ил, яңа традицияләр булса да, анда ияләшергә авыр булмый кызга. Курсларда булып, беренче чирканчык алгач, икенче тапкыр җиңеләя төшә. Җитмәсә, Лианага британиялеләрнең мәдәнияте, кешеләрнең ягымлы булуы да күңеленә якын. Англиядә һәркем кагыйдәләргә буйсынып яши. Тик кайвакыт бу Лианага ошап бетми икән. Аларның тулай торагында лифт белән кулланырга ярамый. Россиягә кайтырга  җыенганда, 5нче катта торган Лианага авырткан аягы белән зур чемоданын үзенә генә төшерергә туры килә. Тулай торак хезмәткәре дә булышмый.

– Англиядә укуы бик җиңел. Россия укытучылары, өстәмә бирем эшләгәндә, билге начар булганда, булышырга тырыша. Ә Англиядә беркем дә синең арттан йөрми, үзең эшлисең. Россиядә һәр ай яки чирек саен контроль эш булса, Англиядә бары тик 1 генә имтихан бар. Анысы да ел ахырында гына. Шуңа кадәр без бары тик укыйбыз. Безне бер нәрсә дә аптыратмый. Укучылар барысын да мөстәкыйль эшләргә тиеш. Селкенеп йөреп булмый, чөнки программа бик авыр. Кеше укып барса да, имтиханнан “өчле”, “дүртле” алырга мөмкин. Бик күп укырга туры килә. Әйе, мәктәптә бер нәрсә эшләмәгән укучылар да бар. Әниләре аларны болай гына җибәрә: чөнки балалары өйдә урын алып тора, дип саный, – ди кыз.





Сер түгел, Россиядә дәрес булмаса, өйгә кайтырга ярый. Англиядә андый әйбер бөтенләй булмый икән. Ел буена расписание бер дә үзгәрми. Укучыларның дәрескә йөргәнен тикшереп торалар. Еш калдырсалар, Россиягә җибәрәләр, һәм аннары Англиягә юл ябык дигән сүз. Лиана фикеренчә, Россия укытучылары дәрестә үз проблемалары турында сөйли ала, Англиядә – бары тик дәрес темасын гына. Һава торышы турында сөйләшү – искәрмә: анысы – гадәти хәл:).

 

Тәмәке тартудан – тел өйрәнергә

– Инглиз телен өйрәнүем бик кызыклы очрак белән бәйле. Миңа 15 яшь иде, мин тәмәке тарта торган яшьтәшләрем белән аралаша башладым. Һәм үзем дә тәмәкегә тартылдым. Шул җәйдә башка мәктәп укучылары белән экспедициягә бардым. Начар гадәтем турында яшьтәшләрем бер апага әйткән, шулай итеп, бу хәбәр әнигә барып җиткән. Экспедициядән соң дуслар белән лагерьга бик барасым килде. Тик әни, яман гадәтне белгәч, лагерьга бармыйсың, дип Мәскәүгә инглиз телен өйрәнергә җибәрде. Шуннан соң мин бөтен кешегә дә болай дим: начар әйберләр эшләгәндә, бу башка яхшы әйбергә алып килә ала. Мәсәлән, мин инглиз теленә килдем. Инглиз телен яхшы белә башлагач, тагын бер телне өйрәнәсем килде. Испан телен сайладым, чөнки ул – инглиз теленнән соң ул икенче популяр тел. Инглиз телен өйрәнергә авыррак. Испан теленең әйтелеше рус теленә бераз охшаган, анда әллә ни күп кагыйдә дә юк, – ди Лиана.







Киләчәктә ул Англия яки Франциядә укырга калырга җыена. Ул шулай ук мода, сәнгать белән дә кызыксына. Тик Лиананың әти-әнисе бу өлкәгә укырга барса, моның өчен түләмәячәкләрен алдан ук кисәтеп куйган:) Кем белә, бәлки тагын ташлама ясап, фикерләре үзгәреп тә куяр?!



Англиядәге белем бирү системасы:

  • мәктәпкә 3-4 яшьтә баралар (Россиядәге балалар бакчасына охшаш) – 4 ел

  • Secondary school – 10нчы сыйныфка кадәр

  • 11 һәм 12нче сыйныфларда укучылар “A-level” яки “Foundation” программасын сайлый. “Foundation”ны кеше Британиядә калырга теләсә сайлый, ә “A-level”ны – башка илләргә

  • уку 14 сентябрьдә башлана

  • Лиана укый торган мәктәптә 500 укучы белем ала, шуларның 40-50се – Россиядән

  • 70-80 яшьлек укытучыларны эштән азат итәргә ярамый

  • уку 9.00-16.00 (17.00) кадәр дәвам итә

  • Россиядә, БДИ тапшырып вузга керү нәтиҗәсен шуннан соң гына белсәк, Англиядә соңгы уку елы – 12нче сыйныф башында ук вузларга документлар тапшырырга кирәк


 Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев