Логотип Идель
Ачыш

АКТАНЫШТА - ГАРМУНЧЫЛАР ФЕСТИВАЛЕ!

25 май көнне Татарстанның Яшьләр Хөкүмәте әгъзалары ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән очрашты. Очрашу барышында яшьләр Ләйлә Ринатовнаны иң яхшы проектларының берничәсе белән таныштырып үтте. 

Мисал өчен хөкүмәтнең мәдәни сораулар буенча киңәшчесе Ринат Исламов быел 27-29 июль көннәрендә Актанышта “Актаныш гармуннары” фестивале оештырырга йөри икән.

[caption id="attachment_26881" align="aligncenter" width="1280"] Ринат Исламов[/caption]

Әлеге проектның идеясенә нәрсә сәбәпче булды дигән сорауга ул болай җавап бирде:

- Әтием гармунчы иде. 2012 елда вафат булды. Шул елны аның истәлегенә 30 гына булса да гармунчы җыеп, берәр концерт уздыру теләге туган иде. Әлеге хыялым, ниһаять, быел тормышка ашарга тора. Фестивальдә барлыгы 500 баянчы катнашачак, ә гомумән, тамашачылар саны 8 мең тирәсе булыр дип көтәбез.

[caption id="attachment_26883" align="alignright" width="300"] Марсель Гафаров[/caption]

Ә Марсель Гафаров исә “Европротокол” IT-проектын тәкъдим итте. Проектның идеясе юл-транспорт һәлакәтләре протоколын махсус мобиль кушымта аша теркәүдән гыйбарәт. Марсель әйтүенчә, әлеге кушымта вакытны экономияләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук КАСКО, ОСАГО полисларын да өйдән чыкмый гына ясатырга мөмкин булачак.

Ләйлә Фазлыева барлык проектларны тыңлап, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Кайсы проектны нинди чара, вакыйгада тормышка ашырып булуы турында үз фикерен әйтте.
ТР Яшьләр Хөкүмәте турында фактлар: 
- Татарстанда Яшьләр Хөкүмәте 2016 елның 26 декабрендә оеша; 
- шушы ике ел эчендә алар 30 проектны тормышка ашырган; 
- әлеге проектларда барлыгы 300 меңнән артык кеше катнашкан; 
- Яшьләр Хөкүмәте барлыгы 15 млн сумлык грантлар откан; 
- 23 кешенең 19ы министрлыклар һәм башка сәяси оешмаларга эшкә урнашкан; 
- бүгенге көндә биредә барлыгы 26 киңәшче хезмәт куя. 



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев