Логотип Идель
Ачыш

КЫЗЫКМЫ? МЫЗЫКМЫ?

153 мең кеше бер урынга җыйналса, нәрсә була? Тавыш? Этеш-төртеш? Юк, «Кызык-мызык» була!

«Кызык-мызык» – иң күп язылучылары булган һәм 6 ел дәвамында аларны үзенең шаян язмалар белән куандырып килгән «Вконтакте» сайтындагы татар телле төркемнәрнең берсе.

«Кызык-мызык»ка 2011 елның 1 июнендә нигез салына.
Бүгенге көндә аның YouTubeта үз каналлы,
Instagramда аккаунты бар.



Язмалар минут саен диярлек яңарып тора, нигездә, күңел ачуга игътибар бирелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: татар яшьләре язмалар астындагы комментарийләр калдыра, аралаша, таныша, үз фикерен әйтә.

Илназ Габидуллин («Кызык-мызык» төркемен барлыкка китерүче):

«Төркемгә нигез салынган көннән бирле язылучыларны арттыру өчен эшлим, төрле тәҗрибәләр үткәрәм. Соңгы вакытта төрле хәвеф-хәтәрләр турында яңалыклар куя башладым. «Лайк»лар аз җыелса да, андый язмаларны күп кеше күрә, чөнки аларны халык бер-берсенә җибәрә.

Бүгенге көндә төркемне берүзем алып барам, реклама өчен генә башка кеше җавап бирә. Иң зур, иң актив татарча төркем булганлыктан, реклама сораучылар җитәрлек.

Киңәш-тәкъдимнәрне һәрвакыт исәпкә алырга тырышам, чөнки башкарылган эшнең язылучыга ошавы минем өчен мөһим. Бүгенге көндә халыкка гади әйбер кирәк. Озын текстларны бик сирәк кешеләр генә ахырына кадәр укып бетерә, андый язмалар үземне дә ялыктыра».




Аз гына борыч


Беренче карашка бар да яхшы кебек, төркем яши, язылучылар саны арта. Тик бар нәрсә дә кызык кына булып бетми шул, «мызык»лар да очрый.

Рәзим Сабиров (Казан федераль университеты студенты): «Төркемдә хаталар бик күп. Яшьләр аны күрә, истә калдыра, шулай язылу дөрес дип уйлый».

Зөлфәт Зиннуров («Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалындагы «Башваткыч» тапшыруы алып баручысы, җырчы): «Бу төркемдәге хатаны күреп, минем күзләрем «каный», чыдый алмыйм. Элегрәк ул хаталар турында администраторга да яза идем. Яшьләр язмалар астындагы комментарийләрдә «сәлам» сүзен дә дөрес итеп яза белми, әллә теләми генә шунда. Татар шрифтын куллану турында әйтәсе дә юк».

Илназ Габидуллин: «Фото эченә язма урнаштырганда, бернинди өтер-нокта куеп язмыйм. Шулай эшләгәндә кеше җайлырак кабул итә. Кайвакыт минем постларны укыйлармы-юкмы икәнлекне тикшереп карау өчен махсус хаталар ясаган чаклар да була».

Рәзим Сабиров: «Плагиатлык та күзәтелә, рус юморы татарчага тәрҗемә генә ителә».

Илназ Габидуллин: «Мин моны плагиатлык дип түгел, тәрҗемә дип атар идем. Мондый язмалар төркемдә бик аз. Әгәр дә минем сәхифә тәрҗемә һәм плагиатлыктан гына торса, ул бүгенге көндә иң зур татарча төркемнәрнең берсе булмас иде. Ә менә башка төркемнәр шул плагиатлык белән шөгыльләнү сәбәпле үсеп китә алмый».

Рәзим Сабиров: «Гомумән алганда, мондый төркем булу куандыра гына, ул яшьләрчә, заманча эшләнгән. Бер генә теләк: башкаларны кабатламасынар, үз сукмакларыннан барсыннар иде».

Илназ Габидуллин: «Бүгенге көндә халыкка гади әйбер кирәк. Озын текстларны бик сирәк кешеләр генә ахырына кадәр укып бетерә, үземне дә ялыктыра андый язмалар».

 

 

 




Татар төркемнәренең саны арта бара. Бу күренеш куандыра. Иң мөһиме: бу төркемнәр – татарча аралашу мәйданчыклары. Ә хаталар «бүген бар, иртәгә төзәтелер» дигән өметтә калыйк һәм аларга зурдан-зур уңышлар, илһамнарының ташламавын, теләкләренең сүрелмәвен телик!

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев