Логотип Идель
Ачыш

КРЕДИТКА ҺАВА АЛАСЫҢМЫ?

Global Footprint Network фәнни үзәге шомлы хәбәр җиткерде: 2 август көнне Җир шары халкы бер ел эчендә зарарсыз тотырга мөмкин булган яңартылучы табигый чыганакларны тотып бетерде. Ягулык, су, һава һәм урманнарны ел ахарына кадәр Җир шарыннан “кредит”ка куллана башлыйбыз, дустым.

Кем-кем дисез? Global Footprint Network – 2003 елда АКШта барлыкка килгән оешма. Ел саен GFN кешелек табигый чыганакларны нинди күләмдә, никадәр эффектив кулланганын ачыклап, бу чыганакларның тагын күпме вакытка җиткәнлеген прогнозларга, ничек итеп чыганакларның кимү процессын туктатырга икәнен фаразларга тырыша; бу бурычларга ирешер өчен төрле мобиль кушымталар, башка продуктлар өстендә эшли. Бүгенге көндә оешманың вәкаләтләре өч илдә – АКШ, Бельгия һәм Швейцариядә эш алып бара.

Оешманың төп максаты – көнкүреше өчен бары бер – Җир планетасы табигый чыганаклары җитәрлек булган, кешелек яшәеше өчен яхшы шартлар тудырылган киләчәк төзү.

Кайчаннан башланган бу күренеш?

Галимнәр күзәтүенчә, Җир шары халкының табигый байлыкларны куллану тизлеге элеккегә караганда арткан. Шулай итеп, зарарсыз кулланырга мөмкин булган вакытның җитүе елдан-ел иртәрәк килә. Мәсәлән, 2007 елда бу дата 15 августка тәңгәлләшә.

Шуннан ни?

Белгечләр әлеге проблеманы шактый куркыныч, дип саный. Урманнар бетү, корылык, эчәргә яраклы су җитмәү, уңдырышлы туфракларның юкка чыгуы, атмосферада углекислоталы газ артуы – табигый ресурсларны кирәгеннән артык куллануның берничә генә бәласы.

Global Footprint Network башлыгы Матис Вакернагель фикеренчә, әйләнә-тирәлеккә иң зур тискәре йогынтыны парник газларының атмосферага күпләп чыгарылуы ясый. Әгәр бу күләмне икеләтә булса да киметсәк, чыганакларның яңадан ясалу вакыты 3 айга артка чигенәчәк.

Бар да шулай начармы?

Бүгенге көн барышында шатланырлык фактлар бик аз, бу чыннан да җидти проблема. Кешелекнең планета алдындагы “экологик әҗәте” 1970-еллардан алып формалаша башлый. Ул вакытта табигать байлыкларын артык күп куллану зур илләр һәм эре сәнәгатьчелек шәһәрләрендә генә күзәтелә. Хәзерге вакытта исә “әҗәт” һәрбер илдә диярлек бар.

Быел, әйтик, кешелек еллык барлыкка килә торган ресурсларның 170%ын кулланачак.

Россия байлыкларны кирәгеннән артык кулланучы дәүләтләр исемлегендә 20 нче урында тора. “Без беренче түгел!” – дип шөкер кылырга иртәрәк – Россиянең чагыштырмача яхшы рейтингы илдә халык тыгызлыгының түбән, урман һәм диңгез экосистемалар мәйданының шактый күләмле булуы белән аңлатыла.

НИШЛИК?

“Миннән берни дә бәйле түгел, мин нишләтим инде аны?” – дияргә ашыкма, дустым. Электр энергиясен, тотыла торган су күләмен мөмкин кадәр киметеп, син шактый күп файда китерә аласың. Ә глобаль планда – җил, кояш энергиясен җитештерүгә күчү, “акыллы йорт”

системаларын үстерү, гибрид һәм электромашиналар, велосипедлар ярдәмендә хәрәкәт итү һ.б. кешелеккә кайгы күрми озак гасырлар буе яшәргә мөмкинлек тудырачак.

Булды, дустым, электр энергиясен сак куллана башларга кирәк – ноутбукны сүндерим.

Искәндәр Хәбибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев