Логотип Идель
Ачыш

КИТТЕК СӘЯХӘТКӘ... АСГАРДИЯГӘ!

Марвел студиясе кинофильмнарын сөючеләргә, һичшиксез, Асгард сүзе таныш булачак. Скандинав мифологиясендә аллалар яши торган югары дөнья шулай дип аталган. Заманча Асгардиянең борынгы Асгард белән нинди уртаклыклары бар соң?

Бернинди дә дисәм, кызык булмый бит, әйеме? Шуңа күрә, әйдә, саныйк. Исеме – бер, югарыда урнашкан – ике. Ничек инде югарыда? Менә шулай, Асгардия – космостагы дәүләт. Бөтенләй бутап бетердемме? Әйдә алайса тәртип буенча.

2011 елда Игорь Рәүф улы Ашурбейли, атаклы совет һәм Россия уйлап табучысы һәм сәнәгатьчесе, техник фәннәр докторы, Россиянең иң эре корал ясаучы компанияләрнең берсе булган “Алмаз-Антей” корпорациясенең җитәкчесе, ил чикләренең сагында торган ракета комплексларын иҗат итүче кеше үзенең яратып эшләгән эшеннән китә.

Күпләр өчен фаҗига булыр иде бу. Әмма Ашурбейли бер дә күңелен төшерми, ә глобаль фикерләр белән яна башлый. Әлеге уйналулар нәтиҗәсендә анда Җир кешеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачу теләге туа.

Синдә башка илгә күчеп китү теләге еш туамы? Әлбәттә, тик мондый уйларга һаман киртәләр табыла тора – акча юклыгы, эш табу кыенлыгы, тел белмәү, яңа көнкүреш шартларына күнегү кыенлыгы. Димәк, Асгардия – синең өчен. Әлеге дәүләт гражданины булу өчен бары интернетка чыгу мөмкинлеге һәм 10-15 минут вакыт кирәк.

Космоста урнашкан әлеге дәүләт “Бер кешелек – бер бергәлек” девизы астында яши. Аның үз Конституциясе бар, хакимият органнары каралган. Дәүләт белән әлегә Ашурбейли үзе идарә итә, әмма алга таба сайлаулар каралган. Әлеге вакытта космик дәүләттә 172 656 граждан бар, шуларның 23 меңе америкалы, 20 меңе – Төркиядән. Тиздән аларга паспорт яки ID-карталар өләшергә дә тиешләр.

Асгардиядә төрле Җир илләре гражданнары кергәнлектән, дәүләтне нигезләүчеләр махсус универсаль календарь кабул итәләр – анда 13 тигез көнле ай (28әр көн), артык калган көннәрне июнь белән июль арасына “кыстырырга” планлаштыралар.

2017 елның 12 ноябрендә Асгардия хәтта үз ясалма иярчененен космоска җибәрә. Asgardia-1 кубсаты галләм киңлекләренә Асгардия гражданнары тәкъдим иткән 512 гигабайт мәгълүматны: фотолар, музыка, язмалар, әсәрләр һ.б.шны алып чыга. Бу – күңел ачу өчен генә түгел. Иярчен – космостагы Асгардиянең территориясен символлаштыра, моннан тыш аның фәнни бурычы да бар, аның ярдәмендә галимнәр космоста цифралы мәгълүматлар ни дәрәҗәдә сакланачагын тикшермәкче.

2018 – Асгардия өчен мөһим ел. Дәүләт тарихында беренче тапкыр парламентка һәм хөкүмәткә сайлаулар узачак. Беренчел регистрация инде тәмам, сүз гражданнарга бирелә.
Асгардия беренче космик, суверен, ирекле, унитар, хокуклы, социаль, этник һәм дини кысалардан өстен, әхлакый, тыныч, киләчәккә һәм Галәмнең чиксез киңлекләренә омтылган һәрбер кешенең шәхси горурлыгы бердәмлегендә нигезләнгән дәүләт – Космик Корольлек.

Асгардия Конституциясе, 2 маддә, 2 өлеш


Ашурбейлиның глобаль максаты – Айда колония булдыру. Карап карыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев