Логотип Идель
Ачыш

КИИКИНГ - НӘРСӘ БУ?

Әйдә, яңа сүз өйрәнәбез! Киикинг! Нәрсә бу, дисеңме? Мәкаләне укыгач, белерсең .

Юк, бу деликатес атамасы да, космостан килгән җан иясе исеме дә түгел. Киикинг – спорт төре, тик ул гади түгел, хәтта сәер спорт төре дип тә әйтеп булыр иде. Эстониядә нигез салына аңа. Эстон телендә “kiikumine” “атыну” дип тәрҗемә ителсә, kiiking - агач атынгычта 360 градус ясап әйләнеп атыну дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, киикинг – атынгычта атынырга яратучылар өчен менә дигән спорт төре.

Киикингның тамырлары 18 гасырга барып тоташа. Ярминкә, бәйрәмнәр вакытында шәһәр үзәгенә атынгычлар куела торган була, теләгән һәркем аларда атына алган.

Ә спорт төре буларак узган гасырның 90 елларында Эстониядә Адо Коск исемле атлет тарафынан уйлап чыгарыла. 1996 елда Эстониядә киикинг өчен атынгычлар ясала. Ул-бу булмасын өчен барлык катнашучылар махсус билбаулар белән бәйләнә.

Оста киикингчылар атынгычта 6 м тирәсенә кадәр менә. Ә бу спорт төре буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, Гиннесның рекордлар китабына Каспар Таймсоо кергән. 7 м 8 см биеклеккә күтәрелә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев