Логотип Идель
Ачыш

КЕМ СИН - ИНТЕРНЕТНЫ "ТУТЫРГАН" ЖДУН?!

Интернетны басып алган бу мемны күрми калган кеше юктыр? Каян чыккан соң бу персонаж һәм кем ул "Ждун"? 



2017 елның иң популяр интернет-мемына әйләнгән бу геройның авторы - Голландия рәссамы Маргрит ван Бриворт. Бу скульптураны ул Нидерландиянең Лейден Университеты өчен ясаган булган. Диңгез филе дигән җанварга ошатып ясалган бу "җан иясе"ндә рәссам кыз табибка чиратта утырган баланы сурәтләгән.

Ләкин интернетта мондый нечкәлекләргә игътибар итеп тормыйча, аңа Ждун дип исем "кушып", төрле кызык ситуацияләргә туры китереп куллана башлаганнар. Нәкъ менә Россия кешеләренә бу герой бик кызык тоелган - һәм алар Ждунны оятка калган, ләкин серен бирмичә, реакция көтүче персонаж итеп сурәтләргә тотынган.


Диңгез филе (морской слон) - тюленьнәр гаиләсеннән булган имезүче хайван. Филнекенә ошаган борыны һәм зур гәүдәсе аркасында ул мондый атама йөртә. Бер-берсенә бик ошаган ике төр диңгез филе була: төньяк диңгез филе - ул Төньяк Америка яр буйларында яши, һәм көньяк диңгез филе, анысы Антарктидада очрый.

Бу скульптураны Лейден Университетының Медицина үзәге экспозициясендә күрергә була. Аның белән фотога төшеп кайтучылар да бар икән инде.



Рәссам Маргрит ван Бривортның студиясеннән видео:

[embed]https://youtu.be/02wq6Mt_Ww4[/embed]

Интернетта Ждунны ничек кенә "кулланмыйлар":



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев