Логотип Идель
Ачыш

КАЗАН КАБАТ БӨТЕН ДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕН ҖЫЯ

Ике ел күз ачып йомган арада узып та киткән: 1-5 август көннәрендә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Быел анда 30 чит ил, РФның 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан килгән 1000 артык делегат катнашыр дип көтелә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, бирегә актив, белемле татар яшьләре генә чакырыла. 

Шул рәвешле, “татарның каймагы” бергә җыйналып, бер Казанда кайнаячак. Форум программасында пленар утырыш, татар яшьләре проектлары аллеясе, округлар буенча проектлар сессиясе, 7 юнәлеш буенча дискуссион мәйданчыклар оештырылачак.


Форумның кыскача программасы түбәндәгедән гыйбарәт:


1 август – Казанның 1000-еллыгы музеена һәм Иске татар бистәсенә экскурсия.

2 август – форумның ачылыш тантанасы, кичен “Калеб” иҗади хәрәкәте әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәчәк.

3 август – 7 юнәлеш (“Бизнес”, “Тарихи хәтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мәдәният”, “Гаилә һәм тәрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) буенча дикуссион мәйданчыклар эшләячәк; РФ Дәүләт премиясе лауреаты Сүнәев Рәшид Али улы лекциясе һәм заманча татар музыка кичәсе узачак.

4 август – Балтач, Теләче, Саба, Арча районнарына бару.



Форумның соңгы көнендә “Черек күл” паркында “Печән базары” заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Быел анда биредә дизайн-маркет, экскурсия, фуд-корд, балалар мәйданчыгы, лекцияләр оештырылачак.

Фотолар Бөтендөнья татар яшьләре форумының Вконтактедагы төркеменннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев