КАР БӨРТЕГЕ ЯСЫЙБЫЗ /ОСТАХАНӘ/

Искиткеч матур кар бөртеге ясарга өйрәнәсең киләме? Әйдә, бергәләп ясыйбыз! 

1. Кәгазьдән 6 бертөсле зурлыктагы квадратлар кис.

2. Квадратларны өчпочмак килеп чыгарлык итеп урталай бөклә.

3. Һәр квадратта кисү өчен эзләр сызып чык (рәсемдәгечә).

4. Ә хәзер шул эзләр буенча кайчы белән кисеп чык.

5. Өчпочмакны кире квадрат итәбез, ягъни ачабыз һәм рәсемдәгечә итеп ике як “колакларны” бергә ябыштырып чыгабыз.

6. Алты кар бөртеге дә әзер булгач, аларның барсын да бер зур карт бөртегенә берләштерәбез.

Мондый кар бөртеге һәр өйгә Яңа ел рухы алып килер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
АШКЫН, КЕШЕМ! СИНЕ ҖИРДӘ ЕЛЛАР КӨТӘ, ЮЛЛАР КӨТӘ!
604
0
0
Иҗат
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
1305
0
0
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
1850
0
3