Логотип Идель
Ачыш

КАМАЛ ТЕАТРЫ УФАГА ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР БЕЛӘН БАРА /АФИША/

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре 2017 елның 13-19 сентябрендә Уфа шәһәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Рус Дәүләт Академия драма театры сәхнәләрендә уза.

Татар театрының Уфа шәһәрендә беренче гастрольләре, "Сәйяр" труппасы катнашында, 1910 елда уза. Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Театрның Уфадагы гастрольләре матур тардиция буларак дәвам итә. Яңа 112нче сезонда Театр Башкортстанга 10 спектакль алып килә, аларның берсе дә диярлек Уфада әлегә кадәр күрсәтелмәде.

Уфа гастрольләре режиссер Фәрит Бикчәнтәевның "Дон Жуан" спектакле белән башлана, әлеге спектакль 13 сентябрьдә VI "Туганлык" Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә катнаша.



Традиция буенча, гастрольләр татар театрының "визит карточкасы" булган Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен дә үз эченә ала. Әлеге спектакльгә карата тамашачылар кызыксынуы сүнми, ә пьеса күптәннән легендар әсәр статусына лаек. Пьеса татар театры сәхнәсеннән 1926 елдан бирле төшми. Татар театрының феноменын аңлыйсыгыз килсә - "Зәңгәр шәл"не карарга, аны тоеп, көчле эмоциональ дулкынына бирелергә кирәк... Спектакль 14 сентябрьдә, 19.00 сәгатьтә Башкортстанның Рус театрында уйнала.

15 сентябрь, 19.00, К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакле, 111нче сезонның премьерасы, Башкортстанның Рус театры. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...

16 сентябрь, 18.00, З.Хәкимнең "Бармы ришвәттән дәва?..", 111нче сезонның премьерасы, Башкортстанның Рус театры. Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...

17 сентябрь, 18.00, "Галиябану" спектакле, Башкортстанның Рус театры.  "Галиябану" - татар драматургиясенең иң символик пьесаларының берсе. Төп геройларның исемнәре күптәннән уртаклык исемнәргә әверелде. Спектакль мәхәббәт турында, сюжет нигезендә классик мәхәббәт өчпочмагы кечкенәдән таныш булган халык көйләре белән үрелеп бара. Бер-берсен яраткан Хәлил һәм Галиябану аша автор мәхәббәтең элек-электән төп байлык булганын аңлата. Кызганычка каршы, зур чын мәхәббәт һәрвакыт диярлек кешеләр тарафыннан аңламаучанлык, хорафат белән бәрелешә.

17 сентябрь, 18.00, Б.Абдураззоковның "Исәнме, улым!" спектакле, М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Пьесаның бөтен эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүеннән гыйбарәт. Ананың бөтен тормышы улын кешелеклелеккә өндәүгә көйләнгән. Әнисе, бер яктан юк-бар әйберләр турында сөйләр өчен улының эшенә шылтрата. Фен сатып алу, ишегалдындагы тиеннәр турында сөйли... Аның фикеренчә нәкъ менә шул вак-төякләр кешенең тормышын төзи, нәкъ менә алар белән кешенең һәр көне тулган. Баштарак, аныд улы әнисе шылтратуларына ачуы килә, чөнки ул аны эшеннән аера. Ләкин соңрак ул үзе дә әнисеннән мохтаҗ булуын аңлый.



18 сентябрь, 11.00 һәм 14.00, И.Зәйниевның "Кәҗә, сарык һ.б." спектакле, М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас.

18 сентябрь, 19.00, И.Зәйниевның "Көтәм сине..." спектакле, Башкортстанның Рус театры. «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли.

19 сентябрь, 11.00 һәм 14.00 Х.Туфан, Т.Миңнуллинның "Агыла да болыт агыла..." спектакле, 111нче сезонның премьерасы, М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп  сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә.

19 сентябрь, 19.00, И.Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле, 111нче сезонның премьерасы, Башкортстанның Рус театры. Ток-шоу жанрында иҗат ителгән спектакльдә үз тамырларыңны эзләү, милли үзаң, хәтер истәлегенә тугрылык темаларына багышланган сораулар күтәрелә. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев