Логотип Идель
Ачыш

КӨНЬЯК КОРЕЯ: СЕРЛЕ ДӘ, СӘЕР ДӘ!

Үзебез күнеккән әйберләрне саный китсәң, башка ил кешеләре башкача яшидер дип уйлап та булмый. Тик, баксаң, алар бөтенләй башка кагыйдәләр буенча яшиләр икән! Мәсәлән, шул уңайдан Көньяк Кореяне бик серле һәм сәер ил дип 100 процент ышаныч белән әйтеп була.

Россия тәрҗемәчесе AdaKwon Корея егетенә чыгып, шул илгә күчеп китән. Хәзер ул кыз кечкенә балаларга инглиз телен укыта, шул ук вакытта үзенә таныш булмаган илдәге күзәтүләре белән дә уртаклаша. Кореялеләрнең күп кенә йолалары һәм гадәтләре безгә бик сәер тоелыр.

1. Вебтуннар




Көньяк Кореядә вебтуннар – интернет-комикслар бик популяр. Аларны балалар да, яшьләр дә, хәтта өлкән буын да бик ярата. Бер эпизодның яңа бүлекләре, гадәттә, атнага бер тапкыр чыга. Хәтта метро станцияләрендә дә вебтун-рәссамнарның иҗатларын күрергә мөмкин.

2. Уку – беренче урында!




Әлеге фотода 16-19 яшьлекләрнең уку расписаниесен күрә аласың. Кореядә, кем әйтмешли, таң атканнан кояш баеганга кадәр укырга туры килә. Мәктәп китапханәләре төнлә дә эшли. Алар төнге 1дә генә ябыла. Өлкән сыйныф укучылары анда озаклап утыра. Шуңа Корея укучыларының дәрес вакытында йоклап китүләре - гадәти хәл. Болай булганда алар укытучыдан кабинеттан чыгарга рөхсәт сорый, битен юып килә, бераз хәл җыя.

3. Дөньядан "артта калганлык"




Көньяк Корея яшьләре башка илләр һәм аларның мәдәниятләре турында белми диярлек. Мисал өчен, Американың танылган поп-йолдызлары, легендар музыкантлары алар өчен беркем түгел. Җитмәсә, «Титаник», Гарри Поттер турында да ишеткәннәре юк. Алар бары тик үз мәдәнияте белән генә кызыксына. Мәсәлән, Корея поп-музыкасы жанрында җырлаучылар белән бөтен Корея яшьләре шаша. Ә балалар үскәч тә шундый йолдызлар булырга тели.

4. Парлы кием киеп йөрү


Гашыйк парлар биредә парлы яки бер-берсенә охшаш кием киеп йөри. Шуңа Кореягә килеп чыксаң, моңа шаккатма.

5. Мандаринка-валентинка




Без күнеккән открытка-валентинкалар урынына Көньяк Кореядә мандариннар кулланалар. Әйе-әйе, мандариннарга күзләр, борыннар ясап, үзеңә ошаган кешегә бүләк итү гадәте дә бар. Мондый бүләкләр колмплектында мандариннар белән бергә кызыклы наклейкалар да сатыла.

6. Укытучыларга бернинди бүләк тә бирмәскә




Укытучыларга бүләк бирү ришвәт, дип санала. Шуңа да укучыларның әти-әниләре укытучыга рәхмәт әйтәсе килгәндә, аңа... стаканга салынган кәһвә алып килә! Менә сиңа рәхмәт! Ә балалар, гадәттә, укытучыларына баллы ризыклар бүләк итә. Уңыш һәм мораль яктан көчле булуны теләгәндә, кореялеләр инглиз телендәге «fighting» сүзен (күтәренке кәеф теләү) куллана.

7. Президентның популяр булуы


Көньяк Кореяның хәзерге президенты Мун Чжэ Ин үз илендә коточкыч рәвештә популяр. Кореядә «президентныкы кебек» галстукларны кибет киштәләреннән кырып-себереп алып бетерәләр. Җитмәсә, кибетләрдә иң кечкенә патриотлар өчен Мун Чжэ Ин рәсемнәре төшерелгән буягычлар да бар.

8. Метрода вагоннарның үз тематикасы




Бу илдә метро вагоннары да үзенчәлекле. Мәсәлән, мультфильм персонажларына багышланганы да бар. Анда станцияләр дә мультик герое тавышы белән әйтелә.

9. Пастасы сытып чыгарылган теш щеткалары




Корея кибетләрендә ялкаулар өчен товарлар да бар. Мисал өчен, пастасы сытып чыгарылган теш щеткалары яки шакмаклап туралган һәм катырылган яшелчәләр.

Мөгаен, һәр илдә чит илдән килгән кешеләрне шаккаттыра торган йолалар бар. Ә син нинди «сәер»лекләрне күргәнең бар? Безгә болар турында хәбәр итәргә онытма:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев