Логотип Идель
Ачыш

КӨЛЛИЯТ ҺӘМ ТЕХНИКУМНАР ХӘЗЕР "ИКЕНЧЕ СОРТ" ТҮГЕЛ ИНДЕ



90нчы еллардан соң эшче һөнәрләренә, урта һөнәри уку йортларына өстен караш бездә. Янәсе, көллият югары белемне алыштыра алмый. Шуңа да ата-аналар балаларын ничек тә вузда укытып чыгарга тырыша. Гәрчә, киләчәктә ул бу һөнәр буенча эшләмәсә дә.




Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сүзләренчә, урта һөнәри белем бирү йортлары бүген кайбер вузлар белән көндәшлеккә керә ала. Аныңча, көллият һәм техникумнарны "икенче сорт" итеп карау зур хата.

- Инде ике дистә ел урта һөнәри белем алучыларга “өчле капчыгы”, “мәктәптә дә белем ала алмаучы”, “эше уңмый торган” дип әйткән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин мәгариф тармагында озак еллар эшләгән кеше буларак кулымны күкрәгемә куеп әйтә алам, бу алай түгел. Күптән түгел генә республикабызда «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты үтте. Анда катнашучылар арасында бер дә “икелегә” укучылар юк. Акыллы, аңлы, актив, үз максатларына ирешә торган балалар. Ләкин аларга һәрвакыт кимсетеп карыйлар. Һөнәри уку йортларына вуз күләгәсеннән чыгарга вакыт. Бөтен кеше дә җитәкче, йә сәүдәгәр була алмый. Кул белән эшләүчеләр дә кирәк безгә, - диде Лариса Сулима.

- Хәзер заманасы башка. Урта һөнәри белем бирүче уку йортларына «технарь», «сучок» дигән сүзләр кулланылмый инде. Уку биналары да төзекләндерелгән, матур, алдынгы технологияләр белән җиһазланган. Хәтта кайбер югары уку йортларында мондый мөмкинлекләр юк, - дип белдерде Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

Югары уку йортына керә алмаган, хулиган абитуриентлар техникум белән көллияткә агыла дигән сүз дә дөрес түгел икән. Лариса Сулима белдергәнчә, узган ел мондый уку йортларында белем алучы укучылар тарафыннан бер генә хокук бозу да күзәтелмәгән.

- Хәзерге вакытта һөнәри уку йортларының дәрәҗәсен арттыру буенча саллы эш алып барабыз. Балалар да, ата-аналар да төпле һөнәрне карьера мөмкинлегенә беренче адым икәнен аңларга тиеш. Укуга гына түгел, иҗат дөньясына, студентлар үзидарәсенә дә игътибар зур. Студент тормышы кызыклы да булырга тиеш, - диде Лариса Сулима.

Шул уңайдан, республикада ел дәвамында һөнәри уку йортлары студентлары өчен төрле кызыклы чаралар һәм фестивальләр үтә. Мәсәлән, алдагы елларда студентлар арасында бара торган “Ел студенты” бәйгесендә югары уку йортлары да, урта һөнәри уку йортлары да бер дәрәҗәдә көч сынаша иде. Хәзер урта һөнәри уку йортларының үз “Ел дәрәҗәсе” дигән конкурсы бар. Инде бу шимбә һөнәри уку йортларының иң яхшы студенты ачыкланачак.

- “Ел студенты” бәйгесендә дә көллият һәм техникум укучылары актив ярышты. Ләкин үзегез аңлыйсыздыр, вуз белән сузларның мөмкинлекләре бер тигез түгел. Шуңа да һөнәри уку йортлары өчен аерым ярыш оештырдык. Быелгы бәйге 11 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә узачак. Аны ел саен республиканың төрле шәһәрләрендә үткәреп барачакбыз. Студентлар 11 номинация буенча көч сынаша. Җиңүчеләр “Россия ел студенты” бәйгесендә катнашачак, - диде Татарстанның студентлар Лигасы президенты Элькин Искәндәров.

Икенче зур вакыйга - «Язгы тамчы» (Весенний капель) иҗат фестивале. Быел ул XXI тапкыр оештырылачак. Традицион рәвештә фестиваль февраль-апрель айларында була.

- Узган ел фестивальдә 10 мең студент катнашты, быел 15 мең яшьләрне көтәбез. Сайлап алу турлары 18 февраль көнне Тәтеш шәһәреннән башланып китәчәк, - дип таныштырды бәйге белән  Айрат Фәизов.

Фестивальнең темасы - “Минем Дөньям. Минем Җирем”. Әлеге теманы ачу өчен һәр уку йортына 30 минутлык вакыт биредә. Биредә алар хореография, вокал, театр осталыгы, оригиналь жанр буенча ярышачак. Быел шулай ук “арт-профи” дигән яңа номинация дә өстәлгән. Биредә студентлар үз һөнәри осталыкларын сәхнәләштерергә тиеш. “Фото-күргәзмә” дигән номинациядә яшь фотографлар көч сынашачак.

- Бу фестиваль 2019 елда Казанда узачак “WorldSkills” чемпионатына да үзенчә әзерлек. Без монда чемпионат ачылышын бизәүче иҗади коллективалар туплаячакбыз, - диде Лариса Сулима.
Һөнәри уку йортлары студентлары эш белән дә сынатмый. Узган ел гына да 11 660 яшьләр студентлар хезмәт отрядында эшләгән.

- Һөнәри уку йортлары Кырым республикасында авылхуҗалыгы отрядларында, кунакханәләрдә актив эшләде. Бигрәк тә Казан сервис көллияте, Бөгелмә, Буа, Кукмара уку йортлары аерылып торды. Татарстаннан читкә чыгасы килмәгәннәр сәламәтләндерү лагерьларында эшли. Былтыр 35 һөнәри уку йорты студенты поезда проводник булды. 17 февраль көнне Россия студентлар хезмәт отрядлары көнендә иң актив укучыларны бүләклиячәкбез, - диде Татарстанның Студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков.

Алисә Сабирова

//«Шәһри Казан»//



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев