Логотип Идель
Ачыш

КӨЙМӘ КОМГА ТЕРӘЛДЕ

Көймәң комга терәлдеме? Дөнья мәшәкатьләре тын алырга да ирек бирмиме? Без бүген тәкъдим итәсе киңәшләр проблемаларны онытып торырга һәм начар уйлардан арынырга ярдәм итәр. Киттекме?

Әз генә буш вакыт барлыкка килдеме, куллар телефонга үрелә, ә телефон ял иттерми, киресенчә, күзләрне ардыра, башны авырттыра. Трент Хэмм исемле блогер буш вакытны файдалы эш-гамәлләр белән уздырырыга киңәш итә.

1. Урамда 5-10 минут дәвамында тыныч кына утырып тор. Үзең белән су яки сок алып, матур, тыныч урында тап та, эш бетте. Ә менә телефонны калдырып тор. Тирә-юньне күзәт, кеше күрмәгәнне күререгә тырыш. Мисал өчен берәр баланың велосипедта йөрергә өйрәнгәнен күзәтергә мөмкин. Яки кояш нурларында иркәлән, аңа карап күз кыс. Шул рәвешле син үзеңнең табигать белән бербөтен булуыңны аңларсың.

2. Йөреп кайт. Җәяү йөрү кан әйләнешен яхшырта, кәефне күтәрә. Саф һава һәм кояш һәм яңа җирләрне күрү энергия белән тәэмин итә.

3. Бер стакан су эчеп куй. Суның тиешле күләмдә булуы организм өчен бик мөһим. Ул яңа көчләр белән эшкә тотынырга һәм ашыйсы килү теләген тыеп торырга ярәм итәр.

4. Физик күнегүләр ясап ал. Бераз селкенеп алганнан соң кәеф күтәрелә, кан хәрәкәте яхшыра.

5. Бүлмәңне җыештырып ал. Өйдәге тәртипсезлек башыңда да тәртип булмауга китерә. Шуңа күрә әйләнә-тирәңдә гел матур, чиста, рәхәт булсын.

6. Берәр файдалы ризык ашап куй. Мәсәлән, яшелчә яки җиләк-җимеш. Аларны саф һавада ашау бигрәк тә шәп.

7. Фотога төшер. Көн дәвамында мөһим дип санаган вакыйга-күренешләрне фотога төшер. Шул рәвешле син көнеңне истә калдырачаксың, өстәвенә вакытыңны нәрсәгә сарыф иткәнеңне дә аңлый алачаксың.

8. Башкаларга ярдәм ит. Авыр сумка күтәреп барган апага булыш яки әбекәйгә юл аша чыгарга ярдәм ит. Болар артык күп вакыт алмас, аның каравы син үзеңне яхшырак хис итәчәксең.

9. Үзеңә кирәкмәгән әйберләрне башкаларга бир. Бер сумка ал да, шунда үзең кулланмый торган әйберләрне салып бар. Кемгәдер алар бик кирәк булырга мөмкин бит.

10. Көн дәвамында бер-ике бит булса да укырга тырыш. Болай эшләгәндә мәгълүматны эшкәртергә дә вакытың күбрәк калыр.

11. Күптәннән эшлисе килеп йөргән берәр эшне эшләп куй. Һәр кешедә дә “аннан” дип йөри торган эшләр була. Әнә шул эшләр алга барырга комачаулый, аска тарта. Аларны вакытында төгәлләп кую мөһим.

12. Пикник оештыр. Бу дөньяда йоклаудан һәм ашаудан кала тәмле әйбер бар микән? ;-) Шуңа күрә тәмле әйберләрне җый да, дусларыңны да алып пикник оештыр! Телефоннар турында онытып торырга сөйләштек. Исеңдәме?

13. Ашарга әзерлә. Көн дә күнккән гадәти ризыкларны читкә куеп тор да, яңа рецепт буенча берәр нәрсә пешер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев