Логотип Идель
Ачыш

ЖУРНАЛИСТ БУЛАМ ДИСӘҢ, #ӘЙДӘТНВГА

-Әйдә, әйдә.
-Кая, кая?
-Әйдә барыйк ТНВга!

“ТНВ бәйгесендә катнаш, КФУда бушлай белем ал, ТНВ журналисты бул!”. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе игълан иткән #ӘЙДӘТНВГА бәйгесе нәкъ менә шул шигарь белән үтә. Конкурсның максаты булып татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү һәм ТНВда эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү тора.

“Журналистикада бюджет урыннары бетте”


ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов: “Быелдан башлап КФУның журналистика һәм  медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бушлай белем алу туктатыла. Бюджет урыннары беткәч, милли журналистларга кытлык туачагы көн кебек ачык. Омтылышы, сәләте булган бала да, әти-әнисенең акчасы җитмәү сәбәпле, журналист була алмаска мөмкин. Татар филологиясе белгечләре укытыла анысы, тик, беренчедән, аларның саны бик аз, икенчедән, анда күбесенчә укытучылар әзерләнә. Гомумән, башка һөнәргә укыган кешенең чын журналист булу ихтималы бик аз. Шушы мәсьәләне чишүгә үзебездән күпмедер өлеш кертү өчен без әлеге бәйгене оештырырга булдык”.

Быел конкурста 3 җиңүче билгеләнер дип көтелә, алар бакалавриат юнәлешендә бушлай белем алу хокукына ия булачак. Грант оту өчен Россия гражданины булган, татар телен камил белгән 11 сыйныф укучылары гариза бирә ала.

[embed]https://youtu.be/Bd-8wxoq5l0[/embed]

Конкурс шартлары


Бәйге 2018 елның 5 апреленнән 15 майга кадәр 3 турда үткәрелә.

I тур читтән торып уздырыла. Анда катнашу өчен “Якын дустым” темасына эссе язарга кирәк. Аның күләме 3 биттән артмаска, 14 шрифт, юл арасында 1,5 интервал белән язылырга тиеш. Таләпләр: үз фикереңне җиткерә белү, теманы ачу, автор күзаллавының үзенчәлекле булуы. Иҗади эшләр татар телендә генә кабул ителә.

Язманың тышкы битендә күрсәтелергә тиешле мәгълүмат: катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, конкурсның исеме, ул укый торган оешманың исеме, яшәү урыны, элемтә өчен телефон. Эссеның текстын 2018 елның 19 апреленә кадәр pr_tnv@mail.ru адресына юлларга кирәк.

II тур “Мин кадрда” дип атала. Ул да читтән торып уздырыла. Бу турда үзенчәлекле итеп үзеңне кадрда тәкъдим итәргә кирәк. Ул мобиль җайланмага төшерелгән, 2 минуттан артмаган видеозяма булырга тиеш. Иҗади таләпләр: хис һәм тәэсирлелек, үзең турында тулы мәгълүмат җиткерү. МР4 форматындагы видеоны 2018 елның 26 апреленнән дә соңга калмыйча pr_tnv@mail.ru адресына юлларга кирәк.

III тур – йомгаклау конкурсы. Бу тур 2018 елның 11 маенда Казан шәһәре, Ш.Усманов урамы, 9 йорт (“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе) адресы буенча уздырылачак. III турга 6 кеше үтәчәк, алар алдагы ике турдан чыгып сайлап алыначак. Итервью жанрында узачак әлеге турга таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аны ачардай сораулар бирү.

Җиңүче 2018 елның 15 маенда билгеләнәчәк.

[caption id="attachment_25769" align="aligncenter" width="1154"] “Татарча сөйләшүчеләр күп. Дөрес итеп сөйләшә белүчеләр көннән-көн азаеп бара”. Илшат Әминов[/caption]

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев