Логотип Идель
Ачыш

ИВАН ГОРОХОВ – ТАТАРЧА ҮЗЕ ТЕЛӘП ӨЙРӘНГӘН МӘСКӘҮ ЕГЕТЕ (видео)

Берәр еллап элек бөтен Татарстан һәм бөтен Россия телләр турындагы мәсьәлә буенча шаулады. Әлеге низагның асылы татар телен (һәм башка төбәкләрдәге милли телләрне) мәктәпләрдәге мәҗбүри укыту исемлегеннән төшереп калдыруда иде. Әлеге бер ел вакыт эчендә шактый вакыйгалар булып узды, һәм аның иң мөһиме – телләр турындагы канунның яңа редакциядә кабул ителүе. Шунысын әйтергә кирәк: узган елдагы вәзгыять белән чагыштырганда татар теле (һәм башка милли телләр) өчен әллә ни әһәмиятле үзгәрешләр булмады.

Оппонентлар элеккегечә бер-берсенә ым гына кага: бер як мәҗбүри укытмасак, тел бетә, ди, икенче як исә укыту сыйфаты һәм нәтиҗәлеге түбән булуына басым ясый.

Ләкин бу җәһәттән һәр ике як та мөһим бер нәрсә турында оныталар, ул да булса – хөрмәт, ихтирам. Әлбәттә, мәҗбүриләү дөрес түгел, әмма берничә гасырдан артык янәшә яшәгән күршеләреңнең теле белән һич тә кызыксынмауны да яхшы күренеш дип бәяләп булмый.

Әйтик менә Иван. Мәскәү егете, шул тарафларда туып-үскән, әти-әнисе Себер якларыннан. Озак эзли торгач, татар музыкасы, теле, тарихы белән кызыксынган Иван Skypeта татарчага өйрәтә торган эксперименталь проектка ихтыярый (ирекле) катнашучылар эзләү турындагы игъланга тап була. 16 яшь була бу вакытта егеткә (хәзер аңа 23). Шөгыльләнә башлавына 3 ай дигәндә Иван яхшы гына татарча сөйләшә башлый.



Иванга без татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә торган ТЕСТ чишәргә тәкъдим иттек. 10 сорауның 8енә дөрес җавап бирде. Татар мохитендә яшәмәгән, 3 кенә ай эчендә телне өйрәнгән рус егетенә АФӘРИН диясе генә кала.

 

https://youtu.be/TVaMDpJWxM4

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев