Логотип Идель
Ачыш

ИРТӘНГЕ АШ: АШАРГАМЫ, ЮКМЫ?

Диетологлар әйтүенчә, иртәнге ашны калдырган яшүсмернең сөякләре сынуга тиз бирешә торган була икән. Ул гына да түгел, баш миенең күләме дә чагыштырмача кечерәк зурлыкта булуы ачыкланган. Британия галимнәре иртәнге ашның файдасын исбатлау өчен махсус тәҗрибә үткәргәннәр.

4-18 яшьлек балаларны 2008-2012 еллар аралыгында күзәткәннән соң, алар менә нинди нәтиҗәләр чыгарганнар:

1. 11-18 яшьлек яшүсмерләрнең дүрттән бер өлеше иртәнге ашын һәрдаим калдыра икән.

2. 4-10 яшьлек балаларның 7 проценты шулай ук иртән ашаудан баш тарталар.

3. Иртәнге ашны калдыручы балаларның һәр өченчесенең организмына тимер, ә 20 %ына кальций яки йод җитми. Организмга җитәрлек дәрәҗәдә тимер кермәгәндә ул кызыл кан күзәнәкләре – эритроцитларны кирәк кадәр күләмдә җитештерә алмый. Нәтиҗәдә, кислород җитмәү сәбәпле, сәламәтлек кенә какшап калмый, акыл ягы да аксый төшә.

4. Кальций — теш һәм сөякләр ныклыгы өчен бик кирәк элемент. Иртәнге аш вакытында составында әлеге матдә булган ризык куллану мөһим.

5. Шулай ук иртән ашалган ризыкта йод та булырга тиеш.

Тиеш, кирәк белән генә булмый бит әле. Иртәнге аш туклыклы да, файдалы да булсын өчен ниләр ашарга соң?


Яшүсмернең иртәнге ашында булырга тиешле өч продукт төре:


- Яшелчә, җиләк-җимеш! Аларда витаминнар мыжлап тора. Тик шуны истә тоту зарур: витаминнар күптән түгел җыеп алынган җиләк-җимештә күбрәк була;


- Ярмалы ризыклар. Аларда А, D витаминнары һәм тимер бар. Шулай ук углеводлар да күп;


- Сөт ризыклары (сөт, йогурт, эремчек, сыр) - кальций чыганаклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев