Логотип Идель
Ачыш

ИНТЕРНЕТКА БӘЙЛЕЛЕКТӘН КОТЫЛУ ЮЛЛАРЫ

Бүгенге көндә Интернеттан башка тормышны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Файдалысын файдалы, тик зыянлы яклары да юк түгел шул. Йокысызлык, кызып китүчәнлек, депрессия, Интернетка бәйлелек, реаль тормышта аралаушадан курку – боларның барысына да Интернет сәбәпче булырга мөмкин. 

Ә синең аена бер (әгәр ихтыяр көчең бик зур икән, атнага бер) булса да Интернетсыз яшәп карыйсы килү теләге туйганың булмадымы? Андый теләгең бар икән, киләсе язмабыз синең өчен. Без сиңа ничек итеп Интернетка борылып та карамыйча вакытны файдалы һәм кызыклы итеп, ә иң мөһиме ял итеп үткәреп булуы турында 20 идея тәкъдим итәрбез.

Көнне файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен 20 идея:

1. Урамга чыгып йөреп кер, шәһәр-авылыңда моңарчы булмаган җирләргә бар (телефонны өйдә калдырып, әлбәттә!).

2. Киләчәккә хат яз. Әйе, нәкъ Такташ абый кебек!

3. Шигырьләр укы. Күңелеңдәге хисләр белән аваздаш булган берсен сайлап алып, кулдан күчереп яз һәм көн дә кычкырып укырга гадәтлән.

4. Моңарчы таныш булмаган берәр рәссам яки язучы иҗаты белән таныш. Аларның иҗатларыннан үзеңә яңалык эзлә.

5. Бер көн эчендә бер китап укы.

6. Дустыңа, туганыңа берәр әсәрне кычкырып укы.

7. Гардеробыңа ревизия яса. Күптәннән кигәнең булмаган әйберләрне башкаларга бир.

8. Өй җыештыр. Әйбәтләп! Бер тишекне дә калдырмыйча!

9. Бик тәмле итеп чәй әзерлә. Төрле үләннәр, киптерелгән җиләкләр сал.

10. Гөлләрне кара: балчыгын алыштыр, кипкән яфракларын арала.

11. Ашарга пешер. Яңа торт рецепты, йә булмаса искитмәле тәмле аш әзерлә.

12. “Бие, бие, Хәйбулла, биегән кеше бай була!”. Биеп кенә баеп китүең шикеле, әлбәттә, тик кәефне күтәрү һәм артык калорияләрдән котылу өчен бу менә дигән чара булыр.

13. Рәсем яса! Күчереп яса, йә булмаса башыңда булганнарны ак кәгазьгә төшерергә тырышып кара.

14. Физик күнегүләр яса. Тагын да шәбе – чаңгыда йөреп кайт (кышын), ә җәен велосипедта әйләнеп кайтырга мөмкин.

15. Бик яхшы һәм файдалы берәр кинофильм кара.

16. Тагын да яхшырагы - кинотеатрга бар.

17. Яки берәр спектакльгә бар.

18. Кул эшләре белән шөгыльлән. Мисал өчен, йон носки бәйләргә, яки чигү чигәргә мөмкин.

19. Туганнарың, дусларың белән күреш.

20. Әдәби әсәр язып кара!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев