Ачыш
ҖИЛӘК-ҖИМЕШТӘН ЧИПСЫ ЯСЫЙБЫЗ / РЕЦЕПТ/
Кибет киштәләрендә кызыктырып яткан чипсыга үрелгән кулыңны ничек тыярга белмисеңме? Ә без беләбез! Әйдә, үзебез чипсы ясыйбыз, гадине түгел, җиләк-җимешнекен!
Мондый чипсылар файдалырак та, тәмлерәк тә. Тәмлелегенә син аларны үзең авыз итеп карагач инанырсың, ә менә файдасы турында хәзер үк әйтә алабыз: җиләк-җимешне киптергәндә витаминнарның күп өлеше шул килеш саклана.
Чипсыны теләсә кайсы яшелчә яки җиләк-җимештән әзерләргә мөмкин.
Сироп ясыйбыз:
1. Шикәр комын кәчтрүлгә бушат, өстенә 1 литр салкын су сал. Газ плитәсенә кайнарга куй.
2. Кайнап чыкканнан соң ут өстеннән ал һәм кәчтрүлгә 1 лимонның согын сыгып сал. 10-15 минут суынганын көтеп тор.
Чипсы әзерлибез:
1. Җиләк-җимешләрне юка итеп (1 мм булса, бигрәк тә яхшы) турыйбыз. Махсус угычың булса, аны куллана аласың. Җиләк-җимешләрнең сөякләрен алырга онытма.
2. Туралган яшелчә, җиләк-җимешләрне сиропка сал, капкачын капла һәм 2 сәгатькә калдырып тор.
3. Духовканы 70ºС ка җылынырга куй. Ул әзер булганчы, җиләк-җимеш кисәкләрен кәчтрүлдән алып, махусус кәгазьгә тез. Бу артык сироп шунда сеңсен өчен шулай эшләнә.
4. Табаны пергаментлы кәгазь белән каплыйбыз. Яшелчә, җиләк-җимеш кисәкләрен шунда тез, шуны онытма: алар бер генә кат булырга тиеш, өсте-өстенә куйма. Ә хәзер аларны 1 сәгатьтә духовкага озатабыз.
5. 1 сәгать узгач, кисәкләрнең икенче ягын әйләндер һәм тагын бер сәгатькә духовкага тык. Аларның әзер булу-булмауларын тикшерү өчен сындырып кара, әгәр җайлы сыналар икән, бу – әзер дигән сүз. Әгәр юк икән, тагын 10 минут тот, аннан кабат тикшереп кара.

Әлеге чипсыларны караңгы коры урында сакларга кирәк. шул рәвешле алар берничә көн, хәтта атна дәвамында да саклана ала. Тәмле булсын! ?

200 г чипсы әзерләү өчен безгә:
- 2 алма;
-2 банан;
-2 әфлисун;
-3 лимон;
-2 киви;
-1 ананас;
- 1 кг шикәр комы кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев