Логотип Идель
Ачыш

«ҖИДЕ ГАРРИ» ОПЕРАЦИЯСЕ

Һәр 31нче декабрь көнне... Юк, юк, ашыкма, мунчага бару турында әйтмим лә... Һәр 31нче декабрь көнне телевизордан Гарри Поттер турында кино күрсәтә башлыйлар. Һәм, миңа калса, шулай булуы дөрес тә. Чөнки нәкъ менә Яңа ел алдыннан могҗизага ышану көче арта бит. Яңа ел каникулларында кем нәрсә эшләгәндер – белмим, шәхсән мин тылсымчылар турында кино карап рәхәтләндем.

Гарри турындагы беренче фильм бөтен дөньяны ерак 2001нче елда ук шаулаткан. «Гарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы» фильмын беренче караганда, миңа 12 яшь тулган иде. Шуңа да карамастан, ярты ел чамасы Хогвартстан чакыру хаты көтеп йөргәнем истә. Алай дисәң, минем кебек хыял дөньясында яшәүчеләр бихисаптыр инде ул.

Сезнең арада да үзен Гарри Поттер фанаты дип санап йөрүчеләр дә аз түгелдер. Ләкин фильм турында бик күп кызыклы фактларны сез дә белмисездер әле. Шуңа күрә, әйдә, бергәләшеп танышыйк алар белән.

1. Белмим, бу хакта уйланганың булдымы икән: Гаррига еш кына «Синдә – әниең күзләре», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ләкин Лили Поттерның күзләре – яшел, ә Гарриныкы зәңгәр төстә. Ни өчен шулай соң? Җавабы бик гади һәм, дөресен генә әйткәндә, бераз мәгънәсез дә икән. Фильмны төшерүдә катнашучылар әйтүенчә, Дэниел Рэдклиффның (Гарри ролен уйнаучы актер) яшел төсле линзаларга аллергия башланган. Шуңа күрә зәңгәр линзалар кулланырга мәҗбүр булганнар.



2. Малфой ролен башкаручы Том Фелтон үзенең мантия кесәсенә конфетлар салып, фильм төшергән вакытта, шуларны ашап йөргән. Томны тыңлата алмагач, костюмерлар мантия кесәләрен тегеп куйганнар, хәтта.

3. Мәктәп астындагы Серле бүлмәне хәтерлисеңме? Ә шул бүлмәгә илтә торган ишекне? Ә ишектә сурәтләнгән алты еланны? Хәтерләсәң, менә сиңа бер факт: ишек компьютер ярдәмендә ясалган эффект түгел, ә бүгенгәчә эшли торган чып-чын механизм. Әлеге ишек фильм өчен махсус әзерләнгән.



4. «Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре» фильмы «Җиде Гарри» операциясе белән башланып китә. Бер бүлмәдә берьюлы җиде Гарри барлыкка килсен өчен режиссерларга 95 дубль ясарга туры килгән.



5. Фильмнарны төшерү дәверендә Дэниел Рэдклифф 80гә якын тылсымлы таякның «башына» җиткән.



6. Том Реддлның балачагын уйнаган Хиро Файнс-Тиффин – Волан-де-Морт ролен башкарган Рэйф Файнсның туганы.



7. Фильм турында истәлек буларак, Дэниел – Гарри Поттерның күзлеген, Руперт Гринт – делюминатор, ә Эмма – тылсымлы таяк, мантия һәм вакыт маховигын үзенә алып калган.



8. Хагрид алпамша булып күренсен өчен, аңа 2 метр 10 смлы дублер эзләп тапканнар.



9. Фильм төшергән вакытта, 250гә якын хайван һәм кош-корт кулланылган. Иң зурысы – бегемот, ә иң кечкенәсе – кыргаяк.


Үлем китерә торган «Авада Кедавра» әфсенен беләсеңдер. Фокусникларның «Абра Кадабра»сына охшаган түгелме соң бу әфсен?! Миңа калса, тылсымчылар дөньясы дөрестән дә бар. Берәр маггл тылсымчыларның бәрелешен күзәтеп торган һәм, «Авада Кедавра»ны үзенчә истә калдырып, кешеләр дөньясына алып килгән булырга да мөмкин. Бәлки Гарри Поттер тарихын язучы Джоан Роулинг үзе дә тылсымчыдыр әле. Ничек уйлыйсың?!

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев