Логотип Идель
Ачыш

ИҢ ЯХШЫ МӘДӘНИ КӨНДӘЛЕК ИЯЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Бүген “Әкият” курчак театрына бөтен Татарстаннан балалар җыйналды. “Бал сөрткәннәр мәллә анда?” – дияр кайберәүләр. Ә без: “Юк, анда “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды”, - дип җавап кайтарырбыз. 

Әлеге конкурс Татарстанда 2014 елдан бирле уздырыла. Укучыларның, әти-әниләр һәм укытучыларның теләктәшлек белдерүе проектны дәвам итәргә этәрә. Ул Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хуплана.

Тәүге тапкыр уздырылган елны анда 40 000 беренче сыйныф укучысы катнашса, быел исә 1-4 сыйныфларда белем алучы 179 000 укучы катнашкан. Бүләкләү тантанасы үткән “Әкият” курчак театрына, мәсәлән, катнашучыларның 50 000е булып киткән.

Бәйгенең төп идеясе нәрсәдән гыйбарәт соң? Балалар ел дәвамында музей, театр, концерт залларына йөреп, махсус көндәлекләрен матур итеп бизәгән, фикерләрен язып, фотолар да куйган. Көндәлектә төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, республиканың тарихи, истәлекле урыннары, архитектура һәйкәлләре һәм мәдәният учаклары турындагы мәгълүматлар татар һәм рус телләрендә бирелгән. Анда укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр урын алган. Музей-театрларга барганны билгеләү өчен буш битләр дә бар.





Түбән Камадан килгән 1 сыйныф укучысы Дарина әлеге конкурста беренче тапкыр катнаша. Уку елы дәвамында ул көндәлеген бизәп, анда үзе барган чараларның билетларын ябыштырган.

- Барлыгы 40ка якын чарага бардым, аларга әти-әнием, дус кызларым белән йөрдек, - ди ул.

3 сыйныфта белем алучы Карина 48 мәдәни чарага барган. "Иң ошаганы шапито циркы булды", - ди кыз.

Бөгелмәдән килгән Камил Сөләйманов әлеге бәйгедә 4нче тапкыр катнаша икән. Мәдәни чараларга үзләрендә дә Казанда да йөргән.

Җиңүчеләргә китаплар һәм төрле мәдәни үзәкләргә чакыру билетлары тапшырылды.





Шулай ук алар “Хаврошечка” дип исемләнгән курчак спектаклен карау бәхетенә дә ирештеләр.

[gallery link="file" size="medium" ids="26924,26925,26926,26927,26928,26929,26930,26931,26933,26934,26935,26936"]

Зилә Сабитова
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев