Логотип Идель
Ачыш

ИҢ ТЕКӘ ТУЛАЙ ТОРАК - СТУДЕНТЛАРГА!

Тулай торак дигәч, күз алдына ремонт таләп иткән бина, обойлары кубып беткән бүлмә, бер катка бер кухня күз алдына килә. Казандагы Универсиада авылы гына бүгенге заман таләпләренә туры киләдер, мөгаен.


Ә дөньядагы иң шәп тулай торак кайда урнашканын беләсеңме син? Бу матурлыкны тулай торак, дип әйтергә тел әйләнми. Студентларның мондый шәһәрчеге Даниянең башкаласы Копенгаген шәһәрендә урнашкан. Тиетген дип аталган шәһәрчек түгәрәк бинаны хәтерләтә. 2006 елда төзелгән бина 7 катлы. Монда барлыгы 360 бүлмә бар! Бинаны ни өчен түгәрәк формада ясаганнар соң? Аның да сере бар: түгәрәк – тигезлек һәм бердәмлек символы.


1. Бинаның цилиндр формасында биш вертикаль линия белән кисешә. Шулай итеп, алар бинаны визуаль рәвештә берничә секциягә бүлә. Алардагы чыгу юллары аша үзәк ишегалдына чыгарга мөмкин.



2. Тулай торакның эчке ишегалдында булсаң, студентлар яши торган бүлмәләрне, кухняларны күрергә мөмкин. Аларга игътибар белән карасаң, бу бүлмәләр һавада эленеп торган шикелле.



3. Тышкы яктан тулай торак имән агачы һәм җиз белән тышланган.



4. 360 бүлмәнең барлык тәрәзләре дә бинаның ишегалдына карый.



5. Тулай торакның эчке ягы бетон диварлардан, каен агачыннан булган фанералардан ясалган.


6. Иркен холл да табигый материаллардан ясалган.



7. Безнең илдә студент һәрвакыт ач дияргә яраталар. Дания дә искәрмә түгел. Биредәге тулай торакта да кухня мөһим роль уйный. Бина эчендәге кухняларның саны – 30. Һәр 12 бүлмәгә берәр кухня туры килә. Аның һәрберсендә 4 (!) cуыткыч, 2 плитә һәм ашарга пешерер өчен кирәкле җиһазлар бар. Кухняларда ашханә бүлмәләре дә бар.



8. Дәрес әзерләү өчен уку залы да бар.



9. Компьютер бүлмәсендә принтер, сканер, күчермә ясый торган машина куелган.



10. Студент яши торган бүлмәнең мәйданы 26–33 (!) квадрат метрга җитә. Бинада шулай ук 45 квадрат метрлы мәйданлы ике урынлы 30 йокы бүлмәсе дә бар. Бүлмәләрнең барысы да охшаш диярлек. Алар пирог өлешләре кебек.



11. Беренче кат тулаем диярлек кер юдырту, велосипедларны кую урыны өчен бирелгән.



12. Бөтен бүлмәләрдә балкон яки веранда бар. Шуңа өстәп, бүлмәләрнең һәрберсендә ванна һәм жылытыла торган бәдрәф, туалет һәм душ бүлмәләре бар.



13. Студентлар алмашы программасы буенча Копенгаген шәһәренә чит илдән килгән студентлар өчен аерым 60 бүлмә бар.


14. Һәрбер коридор аерым стильдә ясалган. Хәтта кер юдыру бүлмәсе дә үзенчәлекле. Бердәм стильне биредәге урындыклар, почта тартмалары, челтәрләрдә дә күреп була.


15. Актлар залында ял итү бүлмәсе, зур холл бар.


16. Кухняларның һәрберсендә хуҗалык бүлмәсе бар. Анда кер киптереп була.



17. Тулай торак эчендә баскетбол, өстәл теннисы уйнар өчен спорт залы, ял итү өчен терраса да булдырылганү.


18. Музыка белән шөгыльләнәсең килсә – рәхим ит! Тулай торакта пианино һәм барабан белән җиһазландырылган бүлмәләр дә бар.


19. Копенгагендагы әлеге тулай торак студентлар өчен иң яхшы бина исемен дә алган.



//Tietgenkollegiet.dk//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев