Логотип Идель
Ачыш

ХУШ МӘКТӘБЕМ - #ДАВАЙДОСВИДАНИЯ! /КОНКУРС/

Бездә кабат бәйге, дустым! Май да бетеп килә! Димәк, мәктәпкә карап: “Давай, до свидания!..” – дип кул болгарга була.

Кызганыч (әллә бәхеткәме) тормышның кануны шундый – меңәрләгән мәктәп укучысы өчен кыңгырау ел саен соңгы тапкыр яңгырый. Ә андый вакытта хис-кичерешләр дә, килешәсездер, төрлечә була. Күзләр дә яшьләнергә мөмкин, шатлыктан күкнең җиденче катына җитеп сикерүчеләр дә юк түгел.

Озын сүзнең кыскасы, “Ялкын” сезнең мәктәп белән хушлашу мизгелләрен күрергә тели. Кыңгырау соңгы тапкыр яңгырадымы, әллә 3 айдан тагын мәктәпкә киләсегез бармы – аерма юк. Иң мөһиме: мәктәп белән бүгенге хушлашу мизгелен фотога төшер, иң матурын сайлап ал һәм синең фото #ДавайДосвидания бәйгесендә урын алачак. Ә бу инде фотолар бәйгесендә җиңүче булу мөмкинлегең бар, дигән сүз.

Бәйгегә фотолар кабул итү 15 июньгә кадәр дәвам итә, ә аның лаеклы җиңүчесе сайтыбызда тавыш бирү аша билгеләнәчәк. Фотолар көтәбез, дустым! Ә хәзергә – #ДавайДосвидания! – бәйгегә җибәрәсе фотоларыңны барлый тор! ;)




“ЯЛКЫН”ның #ДавайДосвидания КОНКУРСында катнашу өчен мәктәп белән хушлашу мизгелләрен тасвирлаган фотоларыңны 15 июньгә кадәр безнең Вконтакте төркемендәге махсус альбомга сал! /#ДавайДосвидания КОНКУРСы альбомы/


Җиңүче иң күп лайк җыючыларның фотоларын сайтта урнаштырып, тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк! Һәм @mr.kinder.surprise ясаган зуууур Киндер Сюрприз /”Как маленький Киндер, только большой”/ белән бүләкләнәчәк.



Онытма – “Ялкын” шук, шаян, чая һәм активларны ярата!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев